ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 сентябрь 2017, 10:34

“Победа” хуҗалыгының алыштыргысыз водителе

Кеше гомере — бер мизгел генә. Аның ничек итеп үтүе һәркемнең үзеннән тора.
Тормышның ак битенә кара эзләр саласыңмы, әллә кара биткә ак эз сызасыңмы – үз язмышыңны салган юл шул була. Бу уңайдан Каразирек авылында яшәүче Рәүф Фәтыйхов бәхетле. Гомер үренә менеп җитеп артына борылып карагач та, тормыш сукмагының туры икәнлегенә үзе дә сокланырлык аның. Авылның алдынгы комбайнчысы Фәндүз абый һәм Әлфия апаның 5 балалы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Туган авылында сигезьеллык, Имәнлекулда урта мәктәпне тәмамлагач, Чакмагышта һөнәрчелек училищесында водитель таныклыгы ала. Хезмәт юлын туган хуҗалыгында башлый, бер ел эшләгәч, Ватан алдындагы бурычын үтәргә армия сафларына алына. Хезмәтен тутырып кайткач, яшь, энергияле Рәүф Фәндүз улы “Победа” хуҗалыгында хезмәт юлын дәвам итә. Бүген инде Рәүф Фәтыйхов — дүрт дистә елга якын туган авылы Каразиректә яраткан эшеннән ямь табып яшәүче алыштыргысыз водитель. Хезмәт күрсәткечләре буенча ел саен алдынгылар сафында ул. Тәүлекнең күп сәгатьләре юлда үтсә дә, зарланып өйрәнмәгән ул.
–Юлларда ерак чакрымнар үтүнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен беләм. Теләгем: юлга чыккан бер кеше дә һәлакәтләргә очрамасын, һәммәсенә якты юл телим, – ди тәҗрибәле водитель. Гаиләсендә дә үрнәкле ул. Шушы ук авыл кызы Альфира Мәгънәви кызы белән 32 ел тату-матур гомер итеп, 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Айрат нефтьче һөнәрен сайлады, Себердә эшли. Сөеклесе Илмира белән әти-әнисенә кечкенә онык – Самираны бүләк иттеләр. Кызлары Алсу Дүртөйле шәһәре үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт юлын башлады. Ял, бәйрәм көннәрендә балалары белән бергә җыелышып, ирешелгән уңышлар турында сөйләшеп утыру, оныгының шат тавышын ишетү — Рәүф Фәндүз улы өчен зур бәхет. Ә кешегә бәхетле булу өчен күп кирәкми, бары тик хезмәтеңдә һәм гаиләңдә хөрмәтле булу да җитә. Ходай бары сәламәтлектән аермасын да, эшендә яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын аңа.
Читайте нас: