Без хуҗалыкка килгәндә, 173 гектар мәйданны биләгән “Экадо-70” сортлы бодай басуында эш кайный иде. Ул хуҗалыкта барлыгы 1082 гектарда игелгән. Узган елларда да аннан тотрыклы уңыш алганнар, быел да уңыш күрсәткече уртача 36 центнер тәшкил итә. Басуның чисталыгына соклануымны яшерә алмадым: “Чүп үләннәре күренми, гербицидны да тиешенчә куллангансыздыр”, – дип әйтергә дә өлгермәдем: “Гербицид кына түгел, берничә еллар җир эшкәртү технологиясен төгәл үтәвебез нәтиҗәсе бу. Чәчү әйләнеше системасына аеруча нык игътибар бирәбез, ашламалар һәм гербицидлар белән дә фән кушканча эшлибез”, – дип сөйләп китте хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Маннанов. Механизаторлар һәр аяз сәгатьне нәтиҗәле файдалана, ике көн эчендә бодай культурасын җыеп алырга да өлгергәннәр. Бу урак конвейерының төгәл, нәтиҗәле эшләве турында сөйли. Аеруча иртәдән кичкә кадәр кыр корабы штурвалы артында утыручылар турында әйтергә кирәк. Әлбәттә инде, ашлык суктыру кебек үтә дә җаваплы бурычны үз эшен яхшы белгән һәм аны җиренә җиткереп үти торган фидакарь затларга ышанып тапшырганнар. Әнә Расих Нуриев, Эльвир Шәйхаттаров, Фәнзил Мусин, Владик Хаҗипов, Айнур Якупов, Марат Нургалиев, “Нива-Эффект” маркалы комбайннары белән оста идарә итеп, табигать көйсезлегенә карамыйча, ярыша-ярыша эшлиләр. “Соңгы гектарларда суктырып алу һәрвакыт иң авыры була,” – диләр алар. Икмәк җиңел генә бирелми шул. Көннәре дә салкынча, дымлы булгач, агроном Фәнил Радик улы сүзләренә караганда, бөртекнең дымлылыгы 24 процент тәшкил итә. Шуңа да суктырылган ашлыкны тиешенчә эшкәртү һәм киптерү өчен шоферлар Рөстәм Казыйханов, Раил Сәлимов, Айнур Хәсәнов «КамАЗ» машиналары белән кырдан турыдан-туры Дүртөйле районы элеваторына илтәләр. “Ташып кына өлгер, комбайнчылар эш темпын кызу тоталар”, – ди «КамАЗ» шоферы Рөстәм Казыйханов. Халыкта: “Икмәк бар нәрсәдән дә өстен”, — дигән әйтем бар. Ә ул җитәрлек дәрәҗәдә булсын өчен хуҗалык буенча барлыгы 3230 гектар мәйданда игеннәрне җыеп алырга кирәк. Бүгенге көнгә исә барлыгы 2307 гектар җирдә урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык мәйданнарның 71,4 процентын тәшкил итә. Хуҗалыкта бөртеклеләр җыю белән беррәттән мал азыгы әзерләү дә дәвам итә. Барлыгы 2495 тонна печән, 17073 тонна сенаж тупланган. Көзге чәчү эшләре 1466 гектар мәйданда башкарылган. Тотрыксыз һава шартлары урып-җыю эшләре барышына аяк чалса да, “Алга” хуҗалыгы игенчеләре аяз көннең һәр мизгелен нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Урак вакытын кылны кырыкка яра торган чак дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Игеннәрне суктырып алырга, саламын да җыярга, туңга сөрергә дә, чәчәргә дә кирәк. Дөрестән дә, һәркем өчен сынау вакыты бүген авылда.