ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 октябрь 2017, 11:01

Кукурузны – силоска

Районыбыз кырларында соңгы культураларның берсе – кукуруз уру дәвам итә. Витаминнарга бай кукуруздан терлекләр өчен менә дигән сусыл азык – силос салына.

“Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында бүгенге көнгә бер шартлы баш малга исәпләгәндә 31 ц. азык берәмлеге хәзерләнгән. Мал азыгы запасын тулыландыру эше дәвам итә. Кукурузның терлекче-лекнең һәр тармагы өчен файдасы ифрат зур булуы күптән дәлилләнгән. Шуңа да хуҗалыкта игътибар елдан-ел көчәя. Быел ул 700 гектар мәйданда үстерелгән һәм бүгенге көндә аның 40 проценты җыеп алынган да инде. Басудагы техника гөрелтесе биредә эшнең кызу барганын күрсәтә. Ике берәмлек “Полесье” комбайннары каерылып уңган кукурузны ура торалар, ә биш берәмлек “КамАЗ” һәм тагы да өч “МТЗ” маркалы тракторлар чабылган массаны төяп авылга таба юл ала, бушаганнары кабат комбайннар яны-на ашыга. Комбайнчылар Редик Кудашев һәм Илдус Сухов өзеклек-ләргә юл куймыйча эшләргә тырыша-лар. Басудан җилдереп килүче “Полесье” кукуруз уру комбайны янына якынлашабыз. Руль артында Иске Калмаш авылы егете Редик Кудашев икән.

–Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан бирле механизатор булып эшлим. Бу комбайнны бишенче сезон иярлим. Техника куәтле, әлегә сынатканы юк. Шуңа да көн саен 15-20 гектар мәйданда эш башкарам. Ике комбайнга көненә 40 гектар, дигән сүз.

Кукурузны силос базына шоферлар Әнвәр Шәңгәрәев, Эльвир Шакиров, Нил Латыйпов, Салават Акчурин, Урал Хаҗиев, тракторчылар Илшат Тимашев, Раил Хөсәенов, Илшат Аллаяров, Илшат Нурисламов ташып торалар. Бер “КамАЗ” машинасына 12 тоннадан артык масса сыюын исәпләсәк, бер кайтуга гына да чокырга 60 т. артык, тракторлардан 20 тоннага якын сусыл азык салына. Аны “К-744” тракторында Фәнүз Кашапов таптатып тора. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Әхнәф Хаҗиев егетләрнең эшеннән кәнәгать.

–Аллага шөкер, техника да сынатмый, механизаторлар да булсынга эшлиләр. Дөрес, һава шартлары бераз кыенлыклар тудыра. Аз гына көн аязытуга, комбайнчыларыбыз кичекмәстән эшкә керешәләр. Кукурузны урып-җыюны тизрәк төгәлләү өчен тырышабыз. Бер үк вакытта моннан хуҗалыкның фермаларындагы маллар өчен дә яшел масса ташыйбыз, – диде ул.

Әхнәф Гадлән улы – тәҗрибәле белгеч, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Механизаторлар белән уртак тел таба, авыл хуҗалыгы тармагының бар нечкәлекләрен яхшы белә. Шуңа да биредә эш оешкан төстә бара.

–Әлеге 140 гектарлы басу уңышы белән сөендерә. Ә бит җәй көне яңгырлар күп булу сәбәпле кукурузның рәт араларын чүп басып куркыткан иде. Механизаторлар Илдус Сухов, Җиһанур Кәбиров, Илшат Тимашев рәт араларын эшкәрткәннән соң гына үсемлекләр күтәрелеп китте, – дип сүзгә кушылды хуҗалыкның баш агрономы Гали Хаҗиев.

Уңышның саллы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора: үсентеләрнең озынлыгы 2-2,5 метрга җитә. Хуҗалык буенча барлыгы 11345 т. силос хәзерләү бурычы тора, бүгенге көнгә аның 4000гә якын тоннасы тупланган.

–Егетләр иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшлиләр. Механизаторларны басуда ашаталар, ягулык-майлау материаллары да кырга китерелә. Кыскасы, өзлексез эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган, – диде Гали Гадлән улы. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, кукуруз уруны бер атна эчендә төгәлләячәкбез, ди егетләр. Нишлисең, быел иген культуралары уңышын җыеп алу да һава торышының авыр шартларында хәл ителә. Шулай булуга карамастан, хуҗалыкта салам җыю, җир эшкәртү һәм көзге культураларны чәчү эшләре дә дәвам итә.

Гөлүсә Хуҗина.


Читайте нас: