ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 октябрь 2017, 10:47

Көзге кыр эшләре барышы

Һава шартларының көйсезлегенә бирешмәскә тырышып, һәр аяз мизгелне файдаланып калырга омтылып эшли бүген басу эшчәннәре. Районда бөртекле культураларның 40862 гектарыннан, ягъни барлык мәйданнарның 93,38 процент өлешеннән уңыш суктырып алынган. Берничә хуҗалыкта арпа, сабан бодаен җыясы калган.

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, ындыр табакларына 1674,713 ц. бөртек кайткан (һәр гектардан уртача 41 ц. уңыш чыга). Хуҗалыклар буенча иң югары уңыш – 52,2 центнер — базылыларда. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре дә мул уңыш (51,8 ц) үстерде. “Байбулат” җәмгыятендә, “Заря” хуҗалыгында саннар гомум район күрсәткеченнән югары. Бүгенге көндә хуҗалыкларда тагын да рапс, көнбагыш суктыру, шикәр чөгендере алу, силос салу белән мәшгульләр. Шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 348 ц. уңыш чыга. Ә “Победа” хуҗалыгында ул тагы да югары – 586,6 ц. тәшкил итә. Бу культура район буенча 3046 гектар мәйданны били, әлегә 1647 гектардан уңыш җир өстенә чыгарылган. Кыр эшләре барышына, әлбәттә, яңгырлар комачаулый. Сүз әйтә, үпкәли алмыйсың — анысы да кирәк. Тик аяз, матур көннәре дә булды, дип сөенәбез. 17290 гектарда көзге чәчү, 13756 гектарда җирләрне туңга сөрү эшләре башкарылды, 105060 тонна органик ашлама басуларга чыгарылды. Мал азыгы хәзерләү эшләре дә дәвам итә. Печән туплау, сенаж салу планын күпчелек хуҗалыклар арттырып үтәделәр. Бүгенге көнгә хуҗалыкларда 99671 тонна силос тупланды, бу планга карата 72,4 процент. “Базы” (115), “Заря” (105) хуҗалыкларында аны арттырып үтәделәр. Район буенча һәр шартлы малга 38,73 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Базылылар 51,03 ц., “Үзәк” МТСының Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә 42,93 ц., “Победа” хуҗалыгында 41,48 ц. азык берәмлеге туплап, мал кышлатуга ныклы хәзерлек белән керәләр.




Гөлүсә Хуҗина.



Читайте нас: