ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 октябрь 2017, 11:39

“Татлы тамыр” өлгерләрне генә үз итә

Районда татлы тамыр казып алуга беренчеләрдән булып чыккан “Базы” хуҗалыгында барлык шикәр чөгендере мәйданы 900 гектарны тәшкил итә.

Бу көннәрдә хуҗалык плантацияләрендә мотор тавышлары тынмый. Механикалаштырылган звено составында тәҗрибәле, оста хезмәткәрләр эшли. Алар инде Үзмәш, Каратал, Уйбулат, Иске Поч-как авыллары янындагы кырларда эшне тәмамлап, Иске Биккенә авылы янындагы участокта эшлиләр. Без биредә булган көнне чөгендер алуда механизатор Әдис Муллаянов за-манча, куәтле “Холмер” комбайны белән идарә итә иде.”Базы” хуҗалыгының баш агрономы Борис Даниловны да әлеге басуда очраттык. Баш белгеч билгеләп үткәнчә, чөгендерне җыеп алуда иң җаваплы эшләрне ышанып тапшырырлык тәҗрибәле механизаторлар гына хезмәт сала. Әдис Муллаянов өр-яңа чөгендер алу комбайнында беренче тапкыр гына эшләсә дә, тәҗрибәле белгечләр ярдәмендә электронлы катлаулы техниканы тиз арада үзләштергән. Әлеге 220 гектарлы мәйданда компьютер уңышның 440 ар центнер булуын күрсәтте, ә андый кырлар бер генә түгел, ди ул. Баш агроном Борис Мефодьевичның әйтүенчә, татлы тамырдан быел да мул уңыш көтелә, чөнки үсентеләрне эшкәртүгә ныклы игътибар бирелү, яңа алымнар куллану нәтиҗәсез калмаган: чөгендерләр беренче карашка ук күзне иркәләп, мулдан күренә. Мондый уңыш үстерү өчен әлеге табышлы культураны игү технологиясен тәҗрибәле механизаторлар Ягъфәр Гәрәев, Әнфак Кәримов, Илдар Әнвәров төгәл үтәгәннәр. Чөгендер басуының һәр гектарына көздән 200 килограмм катлаулы, язын тагы да 200 килограмм азотлы ашлама кертелгән, өч тапкыр химик эшкәртү үткәрелгән.

–Безнең эш өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Чөгендернең чыгышы да яхшы, эшлисе генә килеп тора. Смена саен 25 гектарга якын мәйданнарның чөгендере алына. Һава шартлары гына тоткарлык ясамасын, бездән эш тормас, – ди Әдис Муллаянов. “Холмер” комбайнының җитештерүчәнлеге югары, шуңа да механизатор алтын вакытны сарыф итеп, озаклап сөйләшеп тә тормый эшкә кереште. Баш белгеч “Джи Си Би” маркалы төягеч машинасы белән идарә итүче Азат Мәҗитовның уңганлыгына да югары бәя бирде. Чөнки аның техникасы да бер генә минут та тик торганы юк, диярлек.

–Механизаторлар үз бурычларын яхшы аңлыйлар – чөгендерне вакы-тында җыеп алырга кирәк. Шуңа күрә бар көчләренә тырышалар. Тагын бер атна яхшы һава торышы сакланса, эшләр тулысынча тәмамланачак, – диде Борис Мефодьевич.

Плантацияләрдәге өемнәрдән продукция Раевка шикәр заводына төяп озатыла. Алдагы көннәрдә бу эш тә ике сменада оештырылачак. “Татлы” уңышны шикәр заводыннан килгән зур йөк машиналары ташый. Эшкәртүгә көн саен уртача 15шәр олау чимал озатыла.Уңышны җыеп алу һава торышының көйсезлеге аркасында да катлаулана. Көзге яңгырлар чөгендер җыю эшен тукта-

тып тора. Әмма базылылар андый вакытларны булдырмаска тырышалар.: яхшы һава торышының һәр сәгатен кулланып, чөгендер җыюны тәмамларга ашыгалар.

Соңгы мәгълүматларга караганда, район буенча үстерелгән 3 мең гектардан артык мәйданның 2000 мең гектарыннан татлы тамыр казып алынды һәм кабул итү пунктларына озатыла. Уртача уңыш 348,6 центнер тәшкил итә. “Победа” хуҗалыгын-да ул күрсәткеч тагы да югарырак – 586,6 центнер. “Заря” хуҗалыгы, “Үзәк” МТСының “Знамя” бүлекчәсе механизаторлары да һәр гектардан 290-300 центнердан артык чимал алдылар. Исегезгә төшерәбез: республика буенча шикәр чөгендере үстерел-гән мәйданнарның 81 процентында эш башкарылган, уртача уңыш 244 центнер.


Читайте нас: