ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 октябрь 2017, 15:40

Алдынгылык тырышлыктан килә

Мул сөт җитештерүче терлекчелек фермалары күп районыбызда. Ә менә ит җитештерү һәм таналар үстерү буенча алдынгылыкны тотучы коллективлар санаулы гына.

Бу җәһәттән уңышлы эшләүчеләр, яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр турында сүз барганда, иң беренче чиратта җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең Рәҗәп терлек-

челек фермасы коллективы үрнәк итеп куела. Сер түгел, гомум эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге урта звено кадрларының оештыру осталыгына, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүенә бәйле. Ферма мөдире Марат Мусин нәкъ менә шундый сыйфатларга ия. Аның хезмәт биографиясе туган җирендә башлана һәм бүген дә, күркәм эшләре белән бизәлеп, матур дәвам итә. Бу җаваплы эшкә алынганчы ул Рәҗәп урта мәктәбен тәмамлады, ДОСААФта укып-өйрәнеп шофер һөнәренә ия булды, солдат бурычын үтәп кайтты (авиация частьларында Венгрия чигендә хезмәт итте). Хезмәте чорында туган йортка егетнең үрнәкле солдат булуы турында командирыннан Рәхмәт хатлары килде. Армиядән кайту белән “Комму-низм” колхозында водитель булып хезмәт юлын башлады, төрле йөк ташу эшләрен башкарды. Мәгълүм булуынча, колхозлар үзгәреш кичерде: “Коммунизм” колхозы да, “Игенче” җәмгыяте булып формалашса да, икътисади хәлләре уңай якка үзгәрмәде. “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы кочагына сыену бөлгенлектән котылу юлы булды.

Нәкъ шул катлаулы билгесезлек чорында Марат Хәсәнша улы машина-трактор мастерское мөдире итеп тәгаенләнде. Ә берничә елдан аны тагын да авыррак участокка күчерделәр – ферма мөдире итеп тәгаенләделәр. Тәүге чордан ук хезмәтнең үзенчәлекләренә төшенеп, тырышып эшләп китте ул, тәҗрибә туплады. Бүген Марат Мусин – районда иң алдынгы ферма мөдирләренең берсе. Аның турында коопе-ратив җитәкчелеге дә, зооветеринария белгечләре дә фәкать яхшы фикердә.

–Марат Хәсәнша улы – оста оешты-ручы, ифрат дәрәҗәдә максатчан, хәстәрлекле, уңган кеше. Терлекчеләр теге яки бу сәбәпләр белән эшкә килмәгәндә дә, бу минем эш түгел дип тормый, үзе тотып эшли. Ә бит фермада әлегә күп эш атлар ярдәмендә кул көче белән башкарыла. Гомумән, андый үзенә дә, башкаларга да таләпчән мөдирләр белән эшләве җиңел, ферма коллективы елны уңышлы тәмамлау өчен зур тырышлык сала, итне мул җитештерә, сәламәт тана-лар үстерә, күпләргә үрнәк булып тора, – ди “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының баш зоотехнигы Айрат Йосыпов.
Читайте нас: