ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 октябрь 2017, 10:23

Шикәр чөгендерен алалар

Район хуҗалыкларында көзге эшләр бер-берсенә тоташып бара. Бөртекле культураларны урып-җыю, көзге чәчү тәмамлануга, игенче-механизаторлар чөгендер казып алуны оешканлык белән дәвам итәләр.

Бүгенге көндә район буенча татлы тамыр 2037 гектар мәйданнан 74 мең тоннага якын алынган. Бу — барлык мәйданнарның 67 проценты. Уңыш гектарыннан 362,8 центнер чыга.

Иске Бәшир авылына җитәрәк ямь-яшел чөгендер басуын иңләгән куәтле комбайннарны күргәч, татлы тамыр уңышы хакында сорашырга булдык. Бәхеткә яныбызга җиңел машинасы белән “Үзәк” МТСның Хуҗин исемендәге бүлекчәсенең баш агрономы Ринат Баһманов килеп туктады. Биредә куәтле өч берәмлек “Холмер” һәм “Гримме” комбайннары чөгендер ала иде. Алдынгы механизаторлар Айрат Гутупов, Ришат Әхмәтҗанов, Илнур Галләмов, Рәфыйк Сәлимов, Рәфис Мәгасүмов һәм Фируз Идрисов чит ил техникасы белән оста эш итә. Әлеге куәтле комбайн берьюлы берничә техника эшен башкара: чөгендерне яфракларыннан чистарттырып, җир өстенә казып чыгара һәм 20 тонна татлы тамыр сыйдырышлы бункерга тутыра. 122 гектарлы бу басуда чөгендер бик яхшы, эре. Биредә эш ике сменада оештырылган. Бүген кичке сигезгә кадәр 3 механизатор эшләсә, төнгә аларга алмашка тагын 3 егет килә.

–Чөгендер казып алуда унынчы сезон эшлим. Зарланмыйм. Хезмәт хакы да, эш шартлары да канәгатьләндерә. Күпме эшләсәң, шуның кадәр аласың инде — хезмәт хакы гектарлардан тора бит, – ди Айрат Гутупов.

Кадрларга килгәндә, алар белән проблемалар юк. Барысы да — тәҗрибәле, бүлекчәдә дистә еллар хезмәт салган, җаваплы механизаторлар. Җыеп алу комплексының төп составы – хезмәт осталыклары зур булган тәҗрибәле механизаторлар. Ел әйләнәсенә алар иң мөһим кыр эшләре белән мәшгуль: сөрәләр, җир эшкәртәләр, үсемлекләрне корткычлардан саклау һәм тәрбияләү буенча төрле агрочаралар үткәрәләр, уңышны җыялар. Шикәр чөгендерен, мәсәлән, язын Айрат Латыйпов, Радис Гатауллин, Алмаз Гыйлемханов чәчкән, җәен исә үсентеләрнең рәт араларына Азамат Заһидуллин, Рәмис Халиков һәм Илгизәр Фәезов өч тапкыр химик утау үткәрүдә зур тырышлык салган.

–Безнең өчен бүген иң мөһиме – уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм төяп озату. Механизаторлар бу эштә сынатырлык түгел. Төягеч машинада эшләүче Илгизәр Фәезов, Илдар Сафиуллин, Фидрат Мостафин – барысы да үзебезнең егетләр. Тынгысыз, тырыш, хезмәт салып, төрле эштә сыналганнар алар, – дип мактап алды механизаторларны Ринат Тимершәриф улы.

Соңгы көннәрдә һава торышы игенчеләргә мәрхәмәтле булды. Бүлекчәдә бүгенге көндә татлы тамыр үскән 500 гектар мәйданның 279 гектарыннан 6615 тонна чөгендер җыеп алынган. Уртача уңыш бер гектардан 237 центнер тәшкил итә.

–Үзегез күреп торасыз: көз уртасы, һава торышында көн саен үзгәрешләр сизелә. Җир өслеген бераз туңдырса да, татлы тамырны мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк. Яхшы, кояшлы, аяз көннәрнең һәр минуты кадерле. Өч-дүрт көндә шикәр чөгендерен тулысынча җыеп алырбыз, дип планлаштырабыз. Чималны Раевка шикәр заводыннан йөк машиналары ташыячак. Үзебезнең “КамАЗ”лар да бу эшкә җәлеп ителәчәк, – диде баш белгеч, кайтыр юлга чыкканда.

Мул уңышны югалтуларсыз җыеп алуда чөгендер игүчеләргә уңышлар юлдаш булсын. Көзге салкыннарда эшләү механизаторларга бер дә җиңел түгелдер. Хезмәте авыр булса да, нәтиҗәсе татлы.
Читайте нас: