ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 октябрь 2017, 10:27

Сыйфатлы мал азыгы – ит, сөт муллыгы

Мал азыгы хәзерләүчеләр дә иңнәренә йөкләтелгәнне намус белән башкарырга омтылды. Барлык хуҗалыклар да сенаж салу планын арттырып үтәде.

Район буенча бу күрсәткеч 138 процент тәшкил итте. Иң күбе – базылыларда, биредә заданиене 172 проценка җиткереп үтәделәр. Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә, “Алга”, “Октябрь”, Ленин исемендәге, “Волга” кооперативларында, “Үзәк” МТСның Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә сусыл азык шулай ук планлаштырылганнан күпкә артыграк тупланды.

Район буенча алганда, печән туплау планы 102 процентка үтәлде. “Герой” кооперативында ул 129 процент тәшкил итте. “Победа” (126), “Алга” (122), “Волга” (119), Ленин исемендәге (107) хуҗалыкларда да печән күп җыелды. Барлык кооперативларда да планлаштрылган күләмдә бөртек фуражы салынды. Әлегә иң күбе “Победа” (113,7) һәм Ленин исемендәге (115,4) кооперативларда.

Кукуруз силосы – алыштыргысыз мал азыгы. “Базы” хуҗалыгында аны 41105 тонна хәзерләделәр, заданиене 126,6 процентка үтәделәр. “Октябрь” (115,5), “Заря” (105,3), “Герой” (102,7), “Победа” (102,1) кооперативларында бу төр мал азыгын кышлату сезонына җитәрлек тупладылар.

Әлеге көндә “Базы” да һәр шартлы малга 53 центнерга якын азык берәмлеге хәзерләнгән, “Байбулат” җәмгыятендә – 45,35 центнер. “Алга”, “Октябрь”, “Победа”, Ленин исемендәге кооперативларда да 40 центнердан артыграк тәшкил итә.
Читайте нас: