ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 ноябрь 2017, 10:30

Басуларда эшләп дан алды

Чакмагышлыларны уңган халык, диюләре һич арттыру түгел. Районыбыздагы агросәнәгать комплексы эшчәннәренең фидакарьлеге илгә танылды.

Авыл хуҗалыгының һәр ике тармагында да эшчәнлек бердәй тигез ритм белән ел әйләнәсенә дәвам итә. Терлекчеләр җәйге лагерьлардан малларны үзвакытында биналарга кайтарды. Әйткәндәй, барлык ферма коллективлары да кышлату сезонына яхшы әзерлек белән керделәр. Районда мал торлакларын иртә яздан, ягъни терлекләрне көтүлекләргә-җәйләүләргә чыгару белән чистартып, дезинфекция ясап, ремонтлый-төзекләндерә башлыйлар. Яңа, заман фермалары калкып чыга, җиһаз-корылмалар булдырыла. Җәй-көз дәвамында мал азыгы туплау дәвам итә. Быел да район буенча печән җыю, сенаж салу планнары арттырып үтәлде, бөртек фуражы да, башка төр мал азыгы да җитәрлек тупланачак. Хезмәтне планлы оештыру нәтиҗәсендә ферма эшчәннәре көзге мал күчерү чорында продукция җитештерүне киметүгә юл куймады. Күпчелек коллективлар, киресенчә, узган елның шул чорына караганда күрсәткечләрне яхшырттылар.

Табигать көйсезлекләренә бирешмәскә тырышып эшләгән игенчеләребез – горурлыгыбыз. Үстерелгәнне җыеп алу өчен алар бар мөмкинлеген эшкә җигә. Бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы тулысынча җыеп алынды. Урып-җыю чорында игенчеләребез кемузардан эшләде. Һәр хуҗалыкта ярыш оештырылды. Гомум район буенча да һәр төр эшчәнлеккә аерым ярыш шартлары булдырылды. Ярышка “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативының басу уңганнары да актив кушылды. Район буенча комбайнчылар бәйгесен әйдәп баручы Ирек Бохаров – шушы хуҗалыктан. Ул 25 сентябрьгә “Акрос” комбайнында 31900 центнер ашлык суктырды, ил табыны муллыгына лаеклы өлеш кертте. Әйе, аның игелекле хезмәт юлы зурлауга, хөрмәтләүгә лаек.

Хезмәтсөярләр нәселеннән ул. Әтисе Сәгыйть Нурдәүләт улы районның алдынгы тракторчысы иде, иң оста шикәр чөгендер үстерүчеләрнең берсе булды. Татлы тамыр уңышын мул алган өчен ул Бөтенсоюз социалистик ярышында да җиңеп чыкты, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазьләренә, Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсе медальләренә лаек булды. Тормыш иптәше Мәшүдә ханым колхозда төрле эшләр башкарды. 50 елдан артык тату, бәхетле гомер кичерде алар. Биш балаларына гомер һәм тәрбия бирделәр. Ата-ананың колхозда тырышып эшләвен дә, тормыш кө-тәргә хирыслыкларын да күреп, эшкә өйрәнеп үсте балалары. 6-7нче сыйныфларда ук инде Ирек әткәсенең зур ярдәмчесе иде, хәтта техниканы үзаллы йөртергә өйрәнде. Имәнлекул урта мәктәбендә укыганда аларны укытучы Шамил абыйлары трактор йөртергә өйрәтә. Унберенче сыйныфтан соң ДОСААФта укып-өйрәнеп водитель һөнәрен үзләштерә. Аннан Ирекнең солдат хезмәтенә алыныр чагы җитә. 1980 елда хәрби хезмәткә чакырыла, Әфганстанда – ком-чүл илендә интернациональ бурычын үтәргә, авыр сынаулар аша кичәргә туры килә аңа. 1981 елдан 1982 елның декабренә кадәр хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: