ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 ноябрь 2017, 10:51

Чакмагышым – туган җирем, хезмәт батырлары төяге

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне быел аеруча тантаналы шартларда билгеләп үтелде. Бәйрәмгә килүчеләр тәүдә фойега урнаштырылган оста куллар күргәзмәсен карады.

Район үзәгендәге “Метелица” магазины сатучысы Сәлүә Бикбаева икмәк пешерү комбинаты җитештергән 30 дан артык төрдәге камыр ризыкларын тәкъдим итте. “Башак” кафесыннан гомум туклану оешмасы вәкиле Лилия Нурдәүләтова, “Затлы” кафесыннан Фәйрүзә Хәсәнова аш-су осталары тудырган могҗиза, кунак сыйлары алып килгәннәр иде. Гөлназ Шәяхмәтова җаваплылыгы чикләнгән “Семейный капитал-Чекмагуш” җәмгыяте эшләп чыгарган сөт продукциясенең дистәдән артыгын тәкъдим итте. Айгөл Кудрявцева һәрвакыттагыча рәссамнарның иҗат җимешләреннән күргәзмә куйды.

Иң сокландырганы һәм сөендергәне — әлбәттә, укучы яшьләребезнең техник прогресска омтылышы булгандыр, мөгаен. Балалар иҗады үзәгендә техник юнәлештә шөгыльләнүчеләрнең казанышларын өстәмә белем бирү педагогы Светлана Йосыпова тәкъдим итте. Иске Калмаш урта мәктәбеннән Арсен Казаев һәм гимназия укучылары Айгиз Мадияров, Денис Габделбасыйров үзләре уйлап тапкан модельләрнең әһәмиятен аңлатты, хәрәкәткә китереп күрсәтте.

Тамаша залында бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре дәвам итте, экрандагы иген басуы, игенче учындагы бодай бөртекләре картиналары карашларны иркәләде. Бәйрәм сценарие авторы Луиза Ишморатова “Алтын бөртек рәхмәте”н укыганнан соң мәдәният йорты каршындагы Гүзәл Табишева җитәкчелегендәге вокал төркем “Игенчеләр маршы”н башкарды.

“Муллык, бөтенлекнең анасы – җир, атасы – хезмәт”, — дигән борынгылар. Чакмагышлылар елның-елында республикада иген игү, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча алдынгылыкны бирми. Уңган игенчеләребез иҗат иткән хикмәт – икмәкне аягүрә басып каршы алыйк”, – дип, алып баручылар Гөлназ Сәлимова белән Эльвир Халиков бәйрәмне дәвам итте. Тук башак көлтәләре, күпереп пешкән икмәк сәхнә түреннән урын алгач, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев залдагыларны бәйрәм белән тәбрикләп чыгыш ясады. Авыл эшчәненең хезмәтен бәһалап, зур куаныч белән ирешелгәннәргә тукталды.

–Иген игү – мактаулы, изгелекле һөнәр. Әмма җиңелдән түгел. Һәр урак үзенчә катлаулы. Быелгысына да зур көч, тырышлык салынды. Чакмагышлылар үзләренең фидакарьлеге, җирне эшкәртә һәм тәрбияли белүе, заман технологияләрен куллана белүләре, һөнәри осталыгы аша яхшы нәтиҗәләргә иреште.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: