ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 ноябрь 2017, 12:05

МТСның — үз уңганнары

“Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалы хезмәтчәннәре Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмен матур эшләре белән каршылады.

Коллектив күләмле эш башкара. Филиалның 22 мең гектардан артык сөренте җире бар, шуның 11870 гектары Чакмагыш районы биләмәсендә, калганы — Куш-наренко якларында. Мал азыгы культуралары чәчелгән мәйданнар 4447 гектарны били. Барлык мәйданнарның 12691 гектарында бөртекле һәм кузаклылар игелде.

Чакмагыш районына 6346 гектар туры килә, гектар куәте 27,8 центнер (бункер авырлыгында) тәшкил итте. Иң күп шикәр чөгендере мәйданнары да — 900 гектар — чакмагышлыларда (Кушнаренкода – 170). Әлегә һәр гектардан алынган уңыш – 280 ц. тәшкил итә.

Чәчү чорында, мал азыгы хәзерләгәндә, урып-җыйганда МТС эшчәннәре арасында алдынгылык өчен ярыш оештырыла. Бөртекле-кузаклы культураларны тезмәләргә салуда Айрат Гутупов район буенча ярышны әйдәп барды, “Мак-ДОН150” ургычы белән 2373 гектарда эш башкарды. Самат Әхмәдуллин, Ришат Әхмәтҗановның да эшләре уңышлы булды. “СS-7080” комбайнында ашлык суктыруда Рәфис Әхияруллин белән Марат Фәтыйхов тырышып эшләде, 19 мең центнердан артык ашлык суктырып алды. “КамАЗ-45143” автомашинасында комбайннан ындыр табакларына ашлык ташуда Рөстәм Латыйповка тиңләшүче булмады, ул барлыгы 33222 центнер ашлык кайтарды. Фларит Нурлыгаяновның күрсәткечләре дә әйбәт.

Игене урып-җыелган җирләр туңга сөрелде. Бу мөһим эштә Руслан Гыйлемхановның фидакарьлеген билгелисе килә. Ул “Джон Дир 8430” маркалы тракторны җитештерүчәнле эшләтте, 997 гектарда эш башкарды. Фидус Сәлимгәрәев, Ирек Сәетовны да мактап үтәргә кирәк. Радамил Хәбиров, Фидрат Мостафин мал азыгы хәзерләүдә тырышлыклары белән аерылып торды. Алар “Полесье УЭС-6” тракторлары белән идарә итә. Радамил барлыгы 104587 центнер яшел масса хәзерләде, Фидрат аннан бик азга калышты.


Читайте нас: