ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 ноябрь 2017, 10:47

Авылны терлекчелек яшәтә

Бүгенге көндә “Базы” хуҗалыгының Юмаш товарлыклы-сөтчелек фермасында 1300 баштан артык сыер малы асрала, шуларның 670е — савым сыерлары.

Биредәге эшчәнлек бер генә көнгә дә, бер генә сәгатькә дә тукталып тормый. Ә аның ритмы механикалаштырылган ашату, машина белән сыер саву операторлары, терлекчеләр, бо-

зау караучылар, ветеринария хезмәткәрләренең һәм шулай ук ферма мөдире Владимир Никифоровның үз бурычларын ни дәрәҗәдә намус белән үтәвенә бәйле. Ике фермада барлыгы 50 дән артык кеше эшкә җәлеп ителгән, аларның күпчелеге — тәҗрибәле хезмәткәрләр. Без ху-җалык фермасы территориясенә узуга биредәге тәртип күзгә ташланды. Барысы да урынында. Маллар кардага чыгарылган, алларында салам, печән җитәрлек. Хуҗалык һәр сыер-дан тәүлегенә уртача 21,3 килограмм сөт савып , алай гына түгел, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыра барып, районда лидерлар сафында. Юмаш товарлыклы-сөтчелек фермасында тәүлегенә 13 тонна сөт савалар һәм аның 12 тоннасын комбинатка озаталар. Әлеге нәтиҗәләргә ирешүдә Мария Спиридонова, Елена Захарова, Фина Үзәнбаева, Венера Байбулдина, Лида Митрофанова, Гуля Аликаева, Мария Никифирова, Гөлнәзирә Платонушкинаның хезмәт өлеше зур. Терлекчеләр Сергей Мозговой, Валерий, Венекс һәм Олег Атнагуҗиннар, Виталий Митрофанов та вакыт белән исәпләшми эшлиләр. Кышлату чоры әнә шу-лай һәр терлекчедән икеләтә тырышлык сорый. Ферма коллективы шулай ук сыйфатлы продукциянең чишмә башы бозаулар тәрбиясеннән башлануын яхшы аңлый.

(Дәвамы белән безнең гәзит битләрендә таныша аласыз)
Читайте нас: