Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 ноябрь 2017, 02:00

Язга әзерлек бүгеннән башлана

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую һәм ремонтлау, язгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар-киңәшмә үтте.

Анда хуҗалыклар җитәкчеләре, баш белгечләре, крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре чакырылды. Киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов ачты һәм алып барды. Тәүдә Рапат бригадасында булдылар, машина-трактор мастерскоендагы эшчәнлекне карадылар. Җәмгыять директоры урынбасары Марат Байгускаров башкарылганнарны бәян итте, сорауларга җавап бирде. Рапатлыларның йөзләре кызарырлык түгел иде. Машина-трактор паркы әйләндереп алынган, үз көчләре белән заправканы ремонтлаганнар, басулардан кайтарылу, ягъни уру-сугу эшләре төгәлләнү белән техника чистартылып, кышкы саклауга куелган.

Тәгәрмәчләрне саклау алымы аеруча игътибарны җәлеп итте. Моның өчен олифа кушылып ясалган махсус сыекчадан файдаланганнар. Известь катнашмасыннан аермалы буларак, бу состав яңгыр-карда юылмый, кояш нурларыннан-салкыннардан да әйбәтрәк саклый икән. Җәмгыятьнең генераль директоры Вадим Соколов рапатлылар эшчәнлегенә уңай бәһа бирде, булдыклыларга арытаба да ярдәм күрсәтеләчәге турында белдерде. МТМ территориясенә плита җәю, керү-чыгу юлларын төзекләндерү — гомумән, хезмәт өчен уңайлы шартлар булдыру мөмкинлеген ассызыклады. Киңәшмәдә катнашучылар Калмашбаш машина-трактор мастерскоенда да игътибарга лаеклы эшләр күрде.

Моңа кадәр яңгыр суы үткән бинаның түбәсе алыштырылган. Биредә дә авыл хуҗалыгы машиналары ремонты башланган. Токарь Илдус Шаһиҗиһанов, слесарь-көйләүче Шамил Камалов һәм слесарь ярдәмчесе Сәгыйть Гайнанов белән әңгәмәләшеп алырга да форсатын таптылар. Юмаш бригадасындагы техника куәте, саклауга

куелышы, тәртип һәм уңайлы мохит хуҗалык итүнең соклангыч үрнәге иде. Уйбулат бригадасында яңа терлекчелек комплексы да семинарда катнашучыларда матур тәэсир калдырды.

Семинарның теоретик өлеше Юмаш мәдәният йортында дәвам итте. Тәүдә Вадим Васильевич хуҗалыкның бүгенгесе турында мәгълүмат бирде, авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую, ремонтлау һәм ремонт звеноларын матди дәртләндерү мәсьәләләренә тукталды.

–Машина-трактор мастерскойларында ремонтны сыйфатлы башкару, кыр эшләренә яхшы әзерлекне тәэмин итү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Техника, авыл хуҗалыгы машиналары күп, аларны нәтиҗәле файдалану да машина-трактор паркларындагы эшчәнлеккә бәйле. Шуңа да бу җәһәттән игътибар да арта, мөмкинлекләр киңәйтелә бара. Аблай, Үрнәк, Калмашбаш бригадаларында МТМ биналарының түбәсе алыштырылды. Территорияне әйләндереп алу, бетон җәю, кергән юлларны карау һәм башкасы — күз уңында тотылган мөһим эшләр. Инженер хезмәте җиңел түгел, үтә җаваплы. Чөнки техника тулы куәтендә дөрес файдаланылса гына барлык тармакларда да эшләр көйле бара, – диде ул.

Район хуҗалыкларындагы техниканы озайлы саклауга куюдагы таләпләрне республика дәүләт техник күзәтчелегенең Чакмагыш районы буенча инспекциясе начальнигы, сектор мөдире Илнур Хәкимов аңлатты. Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Алик Гайсин 2018 елның язгы кыр эшләренә техниканы әзерләү, ремонтны оештыру, сыйфатына контроль турында чыгыш ясады һәм бәла-казаларга юл куймау мәсьәләләренә тукталды.

–Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау сезоны 1 октябрьдән башланды. Аны үзвакытында тәмамлау өчен һәр хуҗалыкта кичекмәстән әзерлекне тулы куәтендә башлап җибәрергә кирәк. Көне килеп җиткәч техниканы сафка бастыру җиңел булмаячак, – дип башлады ул чыгышын. –Ремонт үзвакытында сыйфатлы башкарылсын өчен бүгеннән һәр техникага дефектовка үткәрүне оештырырга, запас частьлар, узел һәм агрегатлар булдырырга кирәк. Чөнки язгы кыр эшләре вакытында аларга хаклар 1,5 тапкырга арта. Чит ил техникасына — аеруча. Нидер сатып алганда да сыйфатлы эшчәнлекне тәэмин итү өчен заводларда җитештерелгәненә игътибар итәргә кирәк.

Ремонт бригадалары һәм звенолары оештыру-ның мөһимлеге бәхәссез. Бу җәһәттән ярыш оештыру, эш шартлары булдыру ремонтның сыйфатлы башкарылышына булышлык итәчәк. Агымдагы елның 20 ноябренә райондагы 501 берәмлек тракторның 157сен ремонтлау таләп ителә. 202 йөк автомобиленең 53ен, 119 бөртек комбайнының 32сен сафка бастырырга кирәк. Чәчкечләр, сабаннар, культиваторлар, тырмалар һәм башка язгы кыр эшләрендә кулланылучы авыл хуҗалыгы агрегатларын ремонтлап, барлап кую — кичектергесез эшләр.

Алик Фидрат улы эш барышында бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен саклык чараларын күрү кирәклеген дә ассызыклады, республикада булган тетрәндергеч хәлләр турында да, район буенча килеп чыккан хәвефле очракларны әйтеп узды. Техниканы кышкы саклауга куюда һәм ремонтлауда катнашучыларга хезмәт хакы түләү буенча Чакмагыш мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Тангатаров аңлатты, хезмәт хакы түләүдә сыйфатка игътибар биреләчәген кисәтте.

2018 ел чәчүенә орлык хәзерләү турында авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Айдар Даутов чыгыш ясады. Фикер алышуларда баш инженерлар Финат Сәетов (“Волга” кооперативыннан), Илдар Гәрәев (“Алга”), Илдар Миңнегалиев (“Победа”), Риф Йосыпов (“Заря”) һәм башкалар катнашты, техниканы саклау һәм ремонтлау буенча үз хуҗалыкларында башкарылганнар һәм алда торган эшләр турында әйтеп киттеләр.

“Герой” кооперативының баш инженеры Ильвир Сәлихов үзләрендәге эш алымнары белән таныштырды. Тәгәрмәчләрне саклау буенча фикерләре семинарда катнашучыларда аеруча кызыксыну тудырды. Хәзер менә өченче ел инде тәгәрмәчләрне кара махсус полиэтилен белән төреп куялар икән. Язын исә сак кына сүтеп алалар да, көзгә тагын файдаланалар.

Семинар-киңәшмәне Илгиз Фаил улы йомгаклады. «Һәркем күрелгәннәрдән, чыгышлардан-әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясарга, уңай эшләрне үзенә үрнәк итеп алырга, техниканы сакка кую һәм ремонтлау буенча эшчәнлекне кичекмәстән башлап-кузгатып җибәрергә бурычлы. Базылыларның хезмәтне оештыру-эшләү алымнары, алдынгы тәҗрибәсе башка барлык хуҗалыклар өчен үрнәк. Уңай эшләр күрергә теләгәннәр “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативына да рәхим итсен, өйрәнеп кайтсын», – дип киңәш-тәкъдимнәрен дә җиткерде ул, район аграрийларының республика күләмендә ирешелгәнәрендә инженерлык хезмәтенең лаеклы өлеше булуын билгеләде, белгечләр эшчәнлегендә артаба да уңышлар теләде.

Бу көнне ремонт эшләренең сроклары да билгеләнде.