ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 ноябрь 2017, 10:58

Эшкә җаваплы караш – мөһим сыйфат

“Базы” хуҗалыгы җәмгыятенең Юмаш товарлыклы-сөтчелек фермасы – районда иң эре мегафермаларның берсе. Биредә 50гә якын кеше эшли. Алар карамагында 1300 баш сыер маллары исәпләнә, шуларның 670е савым сыерлары. Бүгенге көнгә фермада 599 баш бозау исәпләнә.

“Базы” хуҗалыгы җәмгыятенең Юмаш товарлыклы-сөтчелек фермасы – районда иң эре мегафермаларның берсе. Биредә 50гә якын кеше эшли. Алар карамагында 1300 баш сыер маллары исәпләнә, шуларның 670е савым сыерлары. Бүгенге көнгә фермада 599 баш бозау исәпләнә.

Эшкә уңган, хезмәттән курык-маган, булсынга дип, җиренә җиткереп башкарырга күнеккән терлекче-савучылар бихисап биредә. Альмира Жирнова – шундый-ларның берсе. Аның “Базы” хуҗалыгындагы эш стажы 18 елдан артып киткән. Альмира Әхмәтзәки кызы тумышы белән Юмаш авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, язмыш җилләре аны Казахстан якларына алып китә. Анда ул элеваторда техник-лаборант булып хезмәт юлын башлый. Ә 1999 елда ту-ган авылына кайтып, фермага эшкә килә.

–Бездә эшли башлавының беренче көннәреннән үк Альмира үзен бик җаваплы, тырыш хезмәткәр итеп күрсәтте. Эш дигәндә вакыты белән исәпләшми ул, булсын дип, бөтен күңелен биреп башкара хезмәтен, – ди аның хакында ферма мөдире Владимир Никифоров.

Альмира Жирнова хезмәттәше Алена Кудряшева белән бүгенге көндә 237 баш бозау карый. Аларга терлекче Вячеслав Иванов ярдәм итә. Хезмәт күрсәткечләре буенча тырыш терлекчеләр гел алдынгылар сафында, төркемдәге яшь үрчемнең сакланышы бик әйбәт. Альмира Әхмәтзәки кызы бозаулар арасында тәрбияче апа кебек. Малкайлары аның янында нәни балалар кебек йөгереп кенә йөри. Һәркайсының көен, җаен белә, авырып китсәләр, борчыла.

–Эшемне бик яратып башкарам. Бер көн ял итсәм, тизрәк ашкынып эшкә киләм — сагынам инде малкайларымны. Коллекти-выбыз бик дус, тату эшлибез. Артымнары ай саен артып бара, хезмәт хакын тиешле вакытында алып торабыз, шулай булгач, эшләсе генә килеп тора.

Терлекчелектә хезмәтнең бө-тен нечкәлекләренә төшенеп беткән Альмира. Бозаулары да

аның сөйләшүен ишетүгә танып алалар бугай, гөр килеп тавыш бирәләр. Эше җиңел түгел, билгеле. Әмма зарланмый ул. Мал торлаклары чиста, коры, калын итеп салам түшәлгән. Бозаулар да көр, уйнаклап кына торалар. Алларында печәне, фуражы, катнаш азыклары бетеп тормый. Азык рационы төгәл сакланганда гына яшь үрчем исән-имин һәм матур үсә шул. Тәҗрибәле бозау караучы Альмира Әхмәтзәки кызы хезмәт серләрен яшь коллегалары белән теләп уртаклаша, фермада фидакарь хезмәттә узган еллар агышын гүя сизми дә. Һаман да сылу һәм сөйкемле, яшь,җитез һәм уңган.
Читайте нас: