ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 декабрь 2017, 18:13

Туган кырларыннан илһам алып

Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышлап башкалада үткән тантанада фидакарь хезмәт өлгеләре өчен данланган хезмәткәрләр исәбендә районыбыздан ике вәкил – “Базы” хуҗалыгының кран машинисты Анатолий Аркадьевич Акимов белән “Победа” кооператив-колхозы механизаторы Рәфис Гыйкрәмә улы Дәүләтшинга “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Булдыклы якташларыбыз белән гәзит укучыларны якыннанрак таныштырырга булдык. Рәфис Гыйкрәмә улы Дәүләтшин – Кара-зирек авылында туып-үскән, биредә үк үз бәхетен тапкан булдыклы хезмәт ияләренең берсе. Хезмәт эшчәнлеген дә биредә үк автомашина йөртүче булып башлап җибәргән. Киң профильле механизатор һөнәрен дә, берьюлы ДОСААФ мәктәбендә водитель таныклыгын да алып туган җирендә үзләштерә егет. Гомумән, авылда үскән һәр малай кечкенәдән ук техникага тартылучан була бит, аның күңеле дә тимер атлар иярләп буйсындыру хыялы белән яна. Балачактан ук туган хуҗалыгында өлкәннәргә ярдәмләшеп, автомашинага, тракторларга идарә итү серләренә төшенеп үсә. Балигълык чорына кергәч инде киләчәген нинди һөнәр белән бәйләячәге ныклап карар ителгән була.

Яшьлек романтикага омтылышлы була бит. Рәфис тә берара читкә китеп, Казахстан якларында, Дүртөйлегә кайтып, нефтьчеләрдә, хәтта Себер якларында вахта ысулы белән дә эшләп ала, Уфада җылылык үткәргечләрне изоляцияләү оешмасында водитель була. Әмма кечкенәдән үк күңелендә газиз җиренең тарту көче куәтлерәк булып чыга – ул туган авылына кайтып төпләнә һәм менә ике дистә елдан артык механизатор булып эшли. Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкарырга күнеккәнлектән, күрсәткечләре дә елдан-ел югарырак була бара. Үзенә беркетелгән техниканы энәсеннән җебенәчә диярлек белә: аны һәрчак карап-көйләп, вакытында техник хезмәтләндереп торганлыктан, “корыч аты” беркайчан да сынатмый. Иртә яздан кара көзгәчә ул басуда: барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәп, чәчү, үсмелекләрне тәрбияләү, урып-җыю эшләрендә кайный, техник сәбәпләр аркасында тоткарлыклар булмагач, эш күрсәткечләре дә һәрвакыт югары. “Победа” игенчеләре ирешкән уңышларда Рәфис Гыйкрәмә улының да хезмәт өлеше зур. Басулар бушап калгач исә ул фермага килә, мал азыгын ваклап тарату, башка мәшәкатьләр үзәгендә хезмәт сала. Искиткеч ачык күңелле, гади, инициативалы, эшен җиренә җиткереп башкарырга күнеккән, коллегаларына һәрчак ярдәмгә ашкынып торучы механизаторны авыл халкы да ихтирам итә, җитәкчеләр арасында да абруе зур. Хезмәт күрсәткечләре өчен ул берничә мәртәбә район хакимиятенең, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларының, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары, җиңүче Дипломнары белән бүләкләнде, менә быелгы югарыда исемләнгән дәрәҗәгә лаек булуы да аның никадәр уңган, булдыклы кеше булуын дәлилли.

Гаилә тормышын да матур корды Рәфис. Пар канаты Зилә Шамил кызы белән кызлары Алсу һәм уллары Ильясны да үзләре кебек эшсөяр итеп тәрбиялиләр. Алсуны белемле-һөнәрле итеп олы тормышка озаттылар, ул гаиләсе белән район үзәгендә яши, ә Ильяслары урта мәктәпнең бишенче сыйныфында белем ала, әти-әнисенең алмаштыргысыз ярдәмчесе үзе.

Рәфисне без эш урынында – фермада тап иттек. Мал азыгын ваклап, төрле компонентлар белән баетып бирүче агрегатка силос төяп торган арада еракка – туган кырларына төбәлгән карашын рәсемгә төшереп алып өлгердек. Әйе, аңа көч, хезмәтенә илһам бирүче басулар кышкы йокыга әзерләнә. Язын аларда тагын эш кайнар, Рәфис кебек дистәләгән авыл уңганнары, Җир-әнкәнең җылы куенына гәрәбәдәй бөртекләр салып, карап-тәрбияләп, мул уңыш үстерер. Еллар гына тыныч булсын.
Читайте нас: