ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 декабрь 2017, 11:41

Хезмәте барның хөрмәте бар

“Үзәк” МТСның Чакмагыштагы филиалының Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә эшләүче Айрат Гутупов булдыклы механизатор буларак мактала. Елның-елында ул төрле маркадагы техникага утырып, басу эшләрен башкара, мал азыгы хәзерләүдә катнаша. Хуҗалыкның баш агрономы Ринат Баһманов, аның хакында сүз чыккач:

–Нинди генә техникага беркетсәң дә, аны яхшы һәм тиз үзләштерә һәм һәр эшен күңелен биреп башкара. Бервакытта да карышуны, икеләнүне белми. Нинди генә эшкә алынса да, тәвәккәлләп керешә, барысын да җиренә җиткереп башкарып чыга, – диде.

Тырыш механизаторга заманча авыл хуҗалыгы машиналарын ышанып тапшыра җитәкчеләр. Үзенә күрсәтелгән бу олы ышанычны ул тырыш хезмәте белән агымдагы елда да раслый алды. Бөртекле-кузаклы культураларны тезмәләргә салуда Айрат Гутупов район буенча ярышны әйдәп барды: “Мак-Дон” ургычы белән 2373 гектарда эш башкарды, печән чабуда да сынатмады.Шикәр чөгендерен казуда ул заманча “Холмер” комбайны белән оста идарә итеп, сезонны лидерлар сафында тәмамлады. Тырыш хезмәте, ил табынын баетуга лаеклы өлешен керткән өчен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән тантанада Айрат Риф улы агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәт үрнәге күрсәткән өчен муниципаль районның Рәхмәт хатына лаек булды.
Читайте нас: