ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 гыйнвар 2018, 11:14

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмыйбыз

Җир кешесе өчен һәр чор үзенчә мәшәкатьле. Басудагы уңышларны җыеп алу белән алдагы ел өчен хәстәрлек күрә башлыйлар.

Эштән бушаган һәр техниканы карап-чистартып кышкы саклауга куя баралар. Көзге эшләрне аткарганнан соң бергә җыелып, киңәш-табыш итәләр. Ноябрьда үткәрелгән семинар-киңәшмәдә техника ремонты сроклары билгеләнде.

Тракторга тагылмаларны, тырма һәм кәтүкләү агрегатларын – 1 февральгә, туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарын – 1 мартка ремонтлап бетерергә кирәк, дигән таләп куелган иде. Билгеләнгәннәр гамәлгә ашырыламы? Шул хакта белергә теләп районның иң зур һәм басучылык культураларыннан елның-елында иң югары уңыш алуга ирешүче җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиеләре җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, инженерлык хезмәте буенча зур тәҗрибә туплаган Марат Бай-гускаровка мөрәҗәгать иттек.

–Бездә җир мәйданнары да зур, машина-трактор парклары да яңалары, тагын да камилләшкәннәре белән тулыландырылып тора. Чөнки уңышны мулрак алган, табыш күләме арткан саен техника сатып алырга мөмкинлек туа. Әмма бездә күп, дип кадерсезлек күрсәтмибез, булдырганны саклап, җитештерүчәнле файдаланабыз. Техника белән хезмәтенә җаваплы караган, кушылганны намус белән башкарган кешеләр идарә итә, – диде ул.

–Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча нәрсәләр әйтерсез?

–Тырма, кәтүкләү, культиватор агрегатларын декабрьнең егермеләренә кадәр хәстәрләп куйдык инде. Туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары белән дә бернинди дә кыенлыклар булмаячак.

Без, һәр елдагыча, язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларны да, мал азыгы хәзерләү, хәтта урып-җыю техникасы ремонтын да унынчы гыйнвардан да соңга калдырмыйча башлап җибәрергә ниятлибез.

Башлар өчен дә алдан хәстәрлек күрелде: техникага дефектовка үткәрелде, нинди запас частьләр кирәге дә ачыкланды, аларны сатып алу чыгымнары да исәпләнелде, документлар әзерләнде. Ремонт эшләрендә катнашучыларга сыйфатлы эшчәнлек алып бару өчен шартлар тудырылды. Соңгы чорда машина-трактор мастерскойларында күп эшләр башкарылды.

–Марат Хәлфи улы, бүгенге чорда механизаторлар тагын нинди эшләр башкара?

–Ир-егетләребез салам тарттыруда, фермалардан тирес чыгаруда һәм башка эшләрдә катнаша. Гомумән, фермалар гөрләп эшләгән урыннарда эш һич кенә дә бетеп тормый ул. Ә кайда эш кайный, шунда — барлык, җитеш дөнья.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт, эшләрегез һәрчак уңай бар-сын, игелекле булсын!

–Рәхмәт!
Читайте нас: