Районыбыз хезмәтчәннәре өчен узган ел яхшы булды: басулардан мул уңыш җыеп алынды, алтын бөртекләр белән буралар тулды.
Терлекчелек тармагында да ирешелгәннәр сөендерә. Баш-карылганнарны барлар, алга яңа максатлар куяр чак. Шушы уңайдан 28 декабрьдә “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында терлекчеләрнең район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар, ветеринария табиблары, зоотехник-селекционерлар, товарлыклы-сөтчелек фермалары мөдирләре чакырылды. Тәүдә Тайняш сөтчелек фермасындагы эшчәнлек белән таныштылар, мал кышлату барышы белән кызыксындылар. Районда гына түгел, бәлки Русия буенча зур казаныш кемне генә сокландырмагандыр. “Ферма” дип әйтү генә аз: зур завод бу – камиллек үрнәге, анда тырыш кешеләр хезмәт сала. Баш зоотехник Марат Мофаззалов, зоотехник-селекционер Рәфис Бәдретдинов биредәге эшчәнлек турында аңлатты, сорауларга җавап бирде. Семинарда катнашучылар терлек асраган биналарда, кышлату сезонына тупланган азыкны саклау ангарларында булдылар, мал азыгын эшкәртеп-хәзерләп бирү ысулларын карадылар, яшь үрчемне тәрбияләү, гомумән, төп көтүләрне күп продукт бирүче токымлы терлекләр исәбенә яңарту алымнары белән таныштылар. Соңгы елларда гына башкарылган гаять дәрәҗәдә зур төзелешләрне күреп сокландылар.
Билгеле, уңышлар гомум тырышлык белән яулана, хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан күрелгән хәстәрлекләр терлекчеләрнең, зооветеринария белгечләренең фидакарьлеге белән аклана. 2017 елда “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы сөт җитештерүдә югары күрсәткеләргә иреште. Статистик мәгълүматлар буенча, һәр сыердан 8266 килограмм сөт савып алынды. Ягъни 2016 ел белән чагыштырганда 241 килограммга артты. Ә җитештерү 10642 центнерга күбрәк булды, 89769 центнерга җитте, нәтиҗәдә 3235 центнерга артыграк сатылды. Терлекләрдән артым алу буенча да мактанырлыклары бар геройлыларның. Сыер малларының тәүлегенә уртача 726 шар (2016 елдагыдан күбрәк) грамм үсүенә ирештеләр. Биредә 2752 баш сыер малы исәпләнә. Агымдагы елда тагын да ишәйтү күздә тотыла, ә моның өчен шартлар тудырылган.
Семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше Тайняш мәдәният йортында дәвам итте. Чараны муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов алып барды, узган елдагы тармак эшчәнлегенә анализ ясады.
–2017 елда ирешелгәннәр куанычлы. Район буенча хуҗалыкларда тулай продукция җитештерү күләме 2016 ел белән чагыштырганда 5,3 процентка үсте, 4 миллиард 600 миллион сумга җитте. Шул исәптән 2,5 миллиард сумы басучылыкка, 2,1 миллиард сумы терлекчелек тармагына туры килә, – дип башлады ул чыгышын. – Агросәнәгать комплексында эшләүче һәр эшченең уртача хезмәт хакы 21500 сум тәшкил итте, ягъни 2016 ел белән чагыштырганда 18 процентка үсте. “Герой” хуҗалыгында – 30058, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә – 24731 һәм “Базы” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә 23856 сум булды. Хезмәт җитештерүчәнлеге район буенча 26 процентка үсте.
Игенчеләребезнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә 161 мең тонна ашлык җыелды. Бөртеклеләрнең гектар куәте 40,9 центнер тәшкил итте. Шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан 396 центнер уңыш алынды.
Көнбагыш чәчелгән мәйданнардан 3950 тонна майлы орлык җыелды. Мал азыгы хәзерләүчеләр шулай ук зур тырышлык салды, һәр шартлы малга 46,2 центнер азык берәмлеге хәзерләүгә иреште.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан барлыгы 50950 тонна сөт җитештерелде, 2016 ел белән чагыштырганда 3000 тоннага артты. Һәр сыердан уртача 6906 килограмм (2016 елдагыдан 478 килограммга күбрәк) сөт савылды. Барлыгы 3080 тонна ит җитештерелде.
2017 елда район хуҗалыклары тарафыннан федераль һәм республика бюджетыннан 222 миллион 560 мең сумлык субсидия алынды, ул акча башлыча авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә, токымлы маллар, техника, элиталы орлык алуга һәм башкаларга тотынылды.
“Герой” кооперативындагы эшчәнлек турында хуҗалык рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов сөйләде, алга билгеләнелгән максатлары белән бүлеште. 2017 елда район буенча терлекчелек тармагында эшчәнлек йомгакларын, алда торган бурычларны муниципаль район хакимияте авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов анализлады. Җаваплылыгы чикләнгән “Элита” җәмгыяте директоры Руслан Нәкыйф улы Казыйханов район хуҗалыкларында көтү яңарту торышы турында аңлатты, алга бурычлар билгеләде. Район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев ветеринария хезмәтенең еллык эшенә анализ ясады.
2018 елда салым закончалыгындагы үзгәрешләр, алынган субсидияләр буенча килешү шартларын үтәү мәсьәләләре турында “Чакмагыш мәгълүмат-консультация үзәге” директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров аңлатты.
Чарада җаваплылыгы чикләнгән “ЭКОПРОД” җәмгыятеннән дә вәкилләр катнашты. Рөстәм Исмәгыйль улы Бәдретдинов сыер малларын рациональ ашату, Илнур Фәргать улы Ваһапов бозауларны юнәлешле үстерү, бу җәһәттән исәп эшчәнлегенә җитди игътибар булдыруның әһәмиятен фәнни яктан нигезләде, рекомендацияләр бирде.
Семинар-киңәшмә эшчәнлегендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев катнашты, алга максатлар билгеләде, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде, тармак эшчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, арытаба да уңышлар, сәламәтлек теләде.