Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, районыбыз терлекчеләре мал кышлатуны уңышлы дәвам итәләр: продукция җитештерү арта бара. Мул итеп әзерләнгән яхшы сыйфатлы азык белән тукландыру, зооветеринария таләпләрен төгәл үтәү, малкайларга тиешле тәрбия бирү әнә шулай уңай нәтиҗәләргә юл ача: район буенча көндәлек савым күрсәткечләре узган елның шушы чорындагыдан 1,1 килограммга югарырак, сатылган сөт күләме дә 143 центнердан артыграк тәшкил итә. Һәр елдагыча “Базы” җәмгыяте, “Герой”, “Алга” хуҗалыклары иң күп сөт җитештерүчеләр булып тора. “Заря”, Ленин исемендәге хуҗалыкларда да күрсәткечләр яхшы. Әмма башка кайбер хуҗалык-