ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 февраль 2018, 11:08

Әтисе эзеннән ышанычлы адымнар…

Кешенең нинди һөнәр иясе булачагы кечкенәдән билгеле була, диләр. Балачактан әтисе янәшәсендә чуалып, техника белән кызыксынучыларның барысы да диярлек менә дигән механизатор булып җитешәләр.

Яңа Балтач авылы механизаторы Ирек Ваһапов хуҗалыкта озак еллар эшләү дәверендә үз хезмәтен һәрвакыт белеп, яратып башкаруы белән мактаулы. Ирек абый улы Ильясны да үз һөнәре серләренә өйрәткән. Һәрвакыт аны үз янәшәсендә йөртеп, авыл хуҗалыгында гомер-гомергә мактаулы булып исәпләнгән игенче хезмәтенә күнектергән. Тормыш иптәше Әдия апа белән ул һәм кызларына үзләре үрнәгендә тәрбияләгән. Кече яшьтән 3 кызы һәм улын эшкә өйрәткәннәр. Шуңа да барлык балалары да бүген тырыш, эш сөючән булып танылган. Ильяс та һөнәри уку йортын тәмамлагач тракторда эшли башлаган. Иң элек аңа “МТЗ-82” тракторын биргәннәр. Анда берничә ел хезмәт куеп, үзен бары тик уңай яктан гына таныткан. Техниканы яратуы һәм сакчыл эшләве өчен аңа автомашина, койбайнны да тапшыралар. Егет хуҗалык җитәкчелегенең ышанычына намуслы хезмәте белән җавап бирергә тырыша. Хуҗалык җитәкчесе Илфир Зарипов: “Ильяс безнең өметләрне аклый. Үз хезмәтенең чын остасы, нинди эш йөкләсәң, шуны булдыра ала торган “универсал” механизатор ул”, – ди .

Ильяс Ирек улы ел әйләнәсенә эштә. Язын чәчү чәчә, җәен мал азыгы хәзерләүгә үз өлешен кертә, кышын һәм көзен терлекләргә азык таратуда хезмәт куя. Тормыш иптәше Алина белән уллары Артемны үстереп, әти-әнисе белән күпләрне сокландырып төп йорт-та яшиләр, абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яши, дип нәкъ менә Ильяс кебек уңганнар турында әйтәләр дә инде.
Читайте нас: