ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 февраль 2018, 10:34

“Алга”да алга китеш бар

“Алга” авыл хуҗалыгы кооператив-колхозы эшчәннәренең узган 2017 елгы хуҗалык елына йомгак ясалган, агымдагысына максат-бурычлар билгеләгән гомум җыелышы һәрвакыттагыча олы күтәренкелек белән узды.

Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, агросәнәгать профсоюзларының район оешмасы рәисе Ригат Нурый улы Хаҗиев, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны хуҗалык рәисе урынбасары, кооператив-колхозның баш энергетигы Фәнис Радик улы Маннанов ачты һәм алып барды.

Традиция буенча иң тәүдә узган хуҗалык елы барышында бакыйлыкка күчкән кооператив-колхоз әгъзалары һәм ветераннарның якты истәлеген бер минут тын калып хөрмәтләделәр. Артабан шул чорда төрле сәбәпләр белән кооператив әгъзалыгыннан чыкканнар һәм яңа кабул ителгән әгъзалар исемлекләрен расладылар.

Хуҗалык рәисе – Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рушан Рифгать улы Гайсин узган чордагы эшчәнлеккә җентекле анализ белән чыгыш ясады. Аның барлык участоклардагы хәлләр белән яхшы хәбәрдарлыгы сизелеп тора: һәр хезмәткәрнең күпме эш башкарганы, нинди тәкъдимнәр кертеп югары нәтиҗәлелеккә ирешү юлын ачканы, шул аркада хуҗалыкка күпме файда килү турында исемнәрен атап, хезмәтләрен лаеклы бәһалап сөйләде, исемнәрен атамыйча гына бурычларына сүлпәнрәк карап, алдагы еллардагыдан түбәнрәк күрсәткечләргә юл куючыларны тәнкыйть утына тотты, нинди продукциянең табыш китерүе һәм кайсы өлкәләрдә зыянга эшләү, боларның төп сәбәпләре турында ачыктан-ачык сөйләде. Аның чыгышында үзләрендәге кебек үк табигать һәм эш шартларында кайсы хуҗалыкларда яхшырак эшләүләренә соклану да, алгалылар күрсәткечләренә ирешә алмаучыларның үкчәгә басып килүләре, шуңа да эшне тагын да җанландыра төшүгә өндәү дә яңгырады. Эшчәнлектән алынган һәр сум, һәр тиеннең кайсы өлкәләргә юнәлтелүе ачык бәян ителде, аеруча хезмәт ияләренең эш хакларын арттыра алуларына, шул рәвешле аларның вазыйфа бурычларына карашларын яхшырта алуларына канәгатьлек белдерелде. Әйтергә кирәк, бүген “Алга” күп күрсәткечләр буенча районда лидерлар рәтендә килә: биредә җитештерелүче сөт күләме – районда өченче күрсәткеч, ашлык җитештерү күләме, бөртеклеләрнең гектар куәте дә призлы урыннардан ерак тормый, башка өлкәләрдә дә күрсәткечләре ярыйсы гына. Җитештерүнең тотрыклылыгы алынган кредитлар белән вакытын кичектермичә исәпләшергә юл ача, техник куәтләрне яңартырга, социаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Боларның һәммәсе дә рәис чыгышында җентекле анализланылды, узган елдагы хаталарны быел кабатламаска дигән максат куелды. Рушан Рифгать улы шулай ук агым-дагы хуҗалык елына планнары белән дә уртаклашты, аларны хәл итү мөмкинлеген тәгаен саннар һәм фактлар белән дәлилләде.

Артабан күзәтү советы рәисе Рәзилә Мәҗит кызы Йосыпова сүз алды. Рәис чыгышындагы юнәлешләрне ул саннар теленә күчереп бәян итте, табыш-чыгымнар балансы турында тәгаен аңлатма бирде, 2017 елга билгеләнгән планнарның гомум алганда үтәлешен дәлилләде. Узган финанс-хуҗалык елына бухгалтер хисабын хуҗалыкның баш бухгалтеры Ләйсән Рәшит кызы Маннанова бәян итте. Биредә яңгыраган саннардан күренүенчә, алгалыларның алга адымнары ышанычлы, күрсәткечләре яхшырганнан-яхшыра бара.

2018нче хуҗалык елына җитештерү-финанс планын һәм ярыш шартларын баш икътисадчы Гөлнара Фәнил кызы Шәехова укып ишеттерде һәм җыелышта катнашучы кооператив әгъзалары аларны бердәм хуплап кабул итте.

Фәнис Радик улы яңа хуҗалык елына “Алга” кооператив-колхозының идарә әгъзалары, баш белгечләре, күзәтү советы вәкилләре, идарә һәм бригада советлары утырышларында каралып кабул ителгән карарларның тәсдыйк ителүенә иреште.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев кыскача районыбызда агросәнәгать тармагы эшчәнлегенең узган елдагы йомгаклары белән таныштырды, “Алга” хуҗалыгындагы эшчәнлеккә лаеклы бәһа бирде. Аның чыгышында алгалыларның күп позицияләрдә күрсәткечләрне арттыра баруына сөенеч һәм горурлык та, шул ук вакытта аерым юнәлешләрдә тырышлыкны көчәйтергә өндәү дә яңгырады. Хуҗалык әгъзаларына фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдереп, яңадан-яңа уңышлар теләде. Агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзларының район оешмасы җитәкчесе Ригат Нурый улы Хаҗиевның чыгышында да “Алга”дагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә байкау ясалды, кайсы өлкәләрдә нәрсәләр эшләргә кирәклеге тәкъдим ителде, үз ягыннан эшлекле ярдәм вәгъдә ителде.

Артабан яшьләре тулган кооператив-колхоз әгъзаларын бүләкләр биреп хаклы ялга озату булды. Ярыш шартларында каралганча, 2017нче финанс-хуҗалык елында хезмәт уңышларына ирешкән алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнелде. Коопе-ративның 180 әгъзасының зур күпчелеге бу көнне шактый гына саллы бүләкләр алды, алар арасында тана сыер, үстерелгән үгезләр, шулай ук бозаулар, акчалата премияләр, кыйммәтле көнкүреш техникасы һәм йортта кирәкле савыт-саба кебек әйберләр дә бар иде.

Җыелыштан соң олы канәгатьлек хисе белән алгалыларның кайсылары йортларына, кайсылары яңадан эш урыннарына юнәлде. Максатлары уртак – быел да элекке еллардагыдан кимрәк күрсәткечләр булырга тиеш түгел. Һәм алар үтәләчәк тә.
Читайте нас: