ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 февраль 2018, 11:49

Язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә

Хуҗалыкларның машина-трактор паркларында техника төзекләндерү дәвам итә. Кыр эшләре вакытында хезмәтне саклау, техника хәвефсезлеге һәм иң мөһиме — кеше гомеренә, аның сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен кайбер таләпләрне үтәү бик тә мөһим. Шул уңайдан авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры – хезмәтне саклау буенча баш белгеч Алик Гайсинга берничә сорау бирдек.

Алик Фидрат улы, бүгенге көндә механизаторларның һәм инженер-техник хезмәткәрләрнең бөтен тырышлыгы техниканы алдагы кыр эшләренә әзерләүгә юнәлтелгән. Хуҗалыкларда ремонт эшләре ничек бара?

–Барлык хуҗалыкларда да ремонт бригадалары эшләрне, мөмкинлекләрдән чыгып, оешкан төстә алып бара, чөнки тракторлар һәм тагылма агрегатларны техник тикшерү

башлануга ремонтлау буенча планны үтәргә кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә

һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 491 трактор исәпләнә, шуларның яртысыннан күбесе ремонтланган, ягъни яз-гы басу эшләренә тракторлар паркы 85 процентка әзер. “Базы”, “Герой”, “Алга”, “Заря”, Ленин исемендәге, “Победа”, “Октябрь” хуҗалыкларында, “Байбулат” җәмгыятендә, “Үзәк” МТС бүлекчәләрендә эшләр графикка ярашлы алып барылса, “Волга” хуҗалыгы һәм “Юлдаш” җәмгыятендә ремонтны тизләтергә кирәк. Әлеге чорда кызыксынган хуҗалыклар ремонт бригадалары өчен яхшы

шартлар тудыра алды, шуңа да бүген дә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Күпчелек хуҗалыкларда чәчкечләр һәм культиваторлар ремонтлау Яңа елга кадәр төгәлләнде.

–Аграрийлар соңгы елларда машина-трактор паркларын яңа техника төрләре хисабына тулыландыралар. Безнең район хуҗалыклары да яңартуга йөз белән борылды, шулай бит?

–Хәзер игенчелек яңа техникага һәм алдынгы фәнгә нигезләнгән. Язгы кыр эшләренә

барлыгы 370 берәмлек тракторлар, шуларның 130ы чылбырлы һәм 17се энергиягә туендырылган заманча тракторлар, 92 чәчү агрегаты, шуларның 34е чәчү комплексы, 139 тырмалау, 80 культивацияләү, 99 агрегат кәтүкләү һәм 31 сызмалы чәчү агрегаты җәлеп ителәчәк. Узган елда район буенча 344 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы,

автомашина һәм терлекчелек тармагы өчен корылма-җиһазлар сатып алынды. Хуҗалыкларның техника паркы 12 трактор, 6 бөртекле ашлык уру, 4 мал азыгы әзерләү комбайны, 2 үзйөрешле печәнчапкыч, “Холмер” маркалы чөгендер алу комбайны,

3 чәчү комплексы, йөк һәм җиңел автомашиналары һәм башка төр авыл хуҗалыгы техникасы белән тулыландырылды.

Аеруча “Базы”, “Герой”, “Заря”, Ленин исемендәге хуҗалыклар, “Байбулат” җәмгыяте куәтле, җитештерүчәнле һәм кыйммәтле техника берәмлекләре сатып алдылар. Механизаторлар яңа техникаларны да тиз үзләштереп, югары җитештерүчәнлеккә ирешерләр, дигән өмет баглыйбыз. Чөнки энергиягә туендырылган техника һәм югары

җитештерүчәнлекле, күп функцияле агрегатлар кулланып кына җитештерү чыгымнарын

киметеп, шул исәптән, ягулык-майлау материалларына, запас частьларга экономия, хезмәттә җитештерүчәнлекне бермә-бер, авыл эшчәннәренең хезмәт хакын сизелерлек арттырырга мөмкин.

–Хезмәт хәвефсезлеге буенча нинди чаралар оештырыла? Чәчү вакытында тизлек зур роль уйный, ике сменада да эш оештырылырга мөмкин.

Барыбызга да аңлашыла, хезмәтне саклау – бик мөһим эш. Хезмәтне саклау кагыйдәләренең дөрес үтәлмәве, техникадан файдалануда саклык чаралары күрелмәү нәтиҗәсендә ел саен кыр эшләре вакытында имгәнү очраклары күзәтелә. Шуңа юл куймас өчен барлык механизаторлар эш алдыннан хезмәт хәвефсезлеге буенча инструктаж үтәргә, техникада саклык чаралары булдырырга бурычлы. Киләсе атна

башыннан урта звено белгечләре бу юнәлештә белемнәрен камилләштерәчәкләр, аннары

хуҗалыкларда хезмәтне саклау таләпләрен искә төшерү, яңаларын өйрәнү буенча механизаторларның укулары оештырылачак. Тагы да февраль аенда авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүче һәркем медицина тикшерүе үтә. Яңа төр куәтле техника, яңадан-яңа технологияләр кулланышка кергән заманда хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге аеруча актуаль.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Читайте нас: