ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 март 2018, 10:09

Авыл кешесенә – дәүләт ярдәме

Быелдан башлап һәр районда ашлык, сөт, ит, җиләк-җимеш эшкәртүче предприятиеләр барлыкка килә башлаячак – бу турыда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов “Эксперт – Урал” журналына биргән интервьюсында белдерде.

“Шундый корылмалар алу максатында 300 миллион сум акча бүләчәкбез һәм кооперативларга берләшеп, эффектлы эшләп булачагын исбатлаячакбыз. Берәүләр җир сөрәчәк, икенчеләр иген чәчәчәк, өченчеләр уңыш җыячак, дүртенчеләр аны эшкәртәчәк, ә бишенчеләре отышлы шартларда сата алачак, – дип белдерде республика Башлыгы. – Авыл җирендә кооперация – җитештерүчәнлекне күтәрү һәм продукция арттыруның бер варианты ул. Авыл эшчәннәре үзләре өчен эшләргә тели. Рәхим итегез, эшләгез, әйдә. Кооперативларга берләшеп, корылмаларга ия булыгыз. Бүген ашлыкка хаклар юк икән – рәхим ит, эшкәрт тә, он итеп сат. Берәрсе комачаулыймы әллә? Әйтик, нигә үзкыйммәтеннән түбән хакка сатылучы бодай яки арпа гына үстерергә әле? Рапс, горчица игегез, маен сыктырып сатыгыз да, акчалы булыгыз”.

Төбәк җитәкчесе фикеренчә, “Кооперация – бүген авылларда эре проектларны тормышка ашыру кебек үк әһәмиятле, мөһим чара булып кала”.

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының консультацияләү үзәге инициативасы белән бүген һәр районнардагы авылларда шундый кооперативлар булдыру максатында инициативалы төркемнәр оештыру бара. Безнең районда 14-15 февральдә авыл биләмәләрендә бу җәһәттән җыелышлар үтте. Үзәкнең төп консультанты Светлана Радик кызы Хәбиева, “Чакмагыш мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге” директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров җирле авыл биләмәләре башлыклары белән берлектә андый һәр җыелышларда катнашкан 40-60лап шәхси ихата хуҗалары, крәстиян-фермер хуҗалыклары һәм башка кызыксынучылар белән берлектә 8 авыл биләмәсендә 19 инициативалы төркем оештырды (3се иген эшкәртү, 3 сөт эшкәртү, 5се ит эшкәртү, 3се умартачылык, 2се дару үләннәре җыеп киптерү, 3се җиләк-җимеш һәм яшелчә җыеп саклау һәм сатуга тәгаенләгәннәр). Әле махсус документлар тутырылып эшкәртелә, алар комиссиядә расланылса, апрель башларыннан төзелгән һәр кооперативка 3 миллион сумга кадәр дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Бу акчага тиешле җиһаз-корылмалар кайтарылачак, алар ярдәмендә авыл җирендә үзләре өчен отышлы шартларда продукция җитештереп сатып, куллану базарын яхшы сыйфатлы азык-төлек, дару үләннәре белән тәэмин итүгә юл ачылачак. Авыл халкына республика Хөкүмәтенең әнә шундый ярдәме көтелә.
Читайте нас: