ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 март 2018, 10:54

Техника тулысынча әзер, диярлек

Март уртасы гадәттә юлларда күләвекләр җыела башлаган, кыеклардан тамчы тамган чор буларак истә калган. Тик быел бу вакытта да кыш үз позицияләреннән чигенергә җыенмый әле: төннәрен һава температурасы утыз градускача кадәр түбәнгә төшә, көндезләрен дә җылылык белән сөендерми.

Әмма кар аз булу сәбәпле быелгы язның үзенчәлекле киләчәге күзаллана – кинәт эретеп җибәрсә, юка кар катламы бик тиз арчылачак һәм дым запасы бар чакта кыска срокларда чәчүне башкарып чыгу таләп ителәчәк. Районыбыз игенчеләре моны яхшы аңлый һәм әле һәр хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлекне тәмамлау өчен зур тырышлык салалар.

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Тайняш бригадасындагы машина-трактор остаханәсендә дә бүген эш кайный. Бригадирның техника буенча ярдәмчесе Алмаз Әнис улы Гәрәев белән биредәге эш барышын карап чыктык. Остаханәгә кергән җирдә үк механизатор Илназ Даутовны үзенә беркетелгән “МТЗ-1221” маркалы тракторы янында тап иттек. Әлеге техниканы биш ел йөртә икән инде ул, карап-көйләп эшләткәч, язгы чәчүдә дә, җәйге уракта да сынатканы юк, ди. Әйткәндәй, Илназ Зиннур улы – туган җиренә тугрылык саклаучы булдыклы яшьләрнең берсе. Утыз бише тулып кына килгән егетнең механизатор стажы да унбиш еллап җыела. Армиягә алынганчы ук туган хуҗалыгында эшли башлаган ул, демобилизацияләнеп кайткач та бәхет эзләп читкә китмәгән. Алмаз Әнис улы аның күрсәткечләренең елдан-ел яхшыра баруын мактап телгә алды, булдыклы, тырыш егетнең киләчәге дә зур булачагына ышаныч белдерде.

Үзәктәрәк слесарьләр Альберт Галләмов, Рәвис Жаниев “МТЗ” тракторларына тагылма арбаларны ремонтлау белән мәшгуль иде. Алар янында водитель Фидус Камалов та кайнаша. Фидус турында да “алтын куллары төрле эшкә ятып торучы” дип телгә алды бригадирның техника буенча ярдәмчесе: ул менә дигән тимерче дә икән үзе. Әле дә, үзенә беркетелгән автомобильне тулысынча сафка бастырып бетереп, егетләргә ярдәмгә ашыккан.

Арбаларның тузган өлешләрен ныклап ремонтлап, кузов такталарын да яңартып, буярга әзерләп куя баралар. Ике арба әзер инде, өченчесен төзекләндереп бетереп киләләр.

Үзенә беркетелгән “МТЗ-80” тракторын карап-көйләп бетереп килүче Илһам Мәрдәншин янында да тукталып үттек. Ир асылына тагын “МТЗ-1221” маркалы трактор да ышанып тапшырылган. Ике берәмлек техниканы да һәрчак төзек эшләтергә омтыла ул.

–Тырма, культиватор, чәчкеч, кәтүкләрнең барысын да яхшылап көйләп бетердек, алар бүгеннән басуга чыгарга әзер инде. Күрүегезчә, әле остаханәдә автомашиналар һәм тракторларны әзерлек сызыгына бастырып бетереп киләбез. 5 “ДТ” маркалы тракторыбыз тулысынча әзер, бүген-иртәгә тагын берсен сафка кертәчәкбез. Әнә теге “КамАЗ” да тиздән ремонттан чыга-

чак инде. Запас частьлар җитәрлек, эш шартлары яхшы – егетләрдән фидакарь хезмәт кенә таләп ителә, – диде Алмаз Әнис улы.

Шартлар биредә, чынлап та, яхшы. Махсус участокларда двигательләр сүтеп-җыю, резина көпчәкләр ямау, аккумулятор батереяларын электролит салып кору, электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыру һәм башка эшләр башкарыла. Уңган егетләрнең оста куллары әнә шулай тиз арада ватылган техникага җан кертә.

Гомумән, геройлылар быелгы язны да тулы әзерлек белән каршылыйлар. Эшләрегез уң булсын, егетләр, диясе генә кала.
Читайте нас: