ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 март 2018, 11:26

Чәчүдә сынатмаслар

Яңа көн туган саен, язгы кояш җылы нурларын мулрак сибә. Димәк, тиздән басуларда тургайлар сайравын куәтле техника гөрелтесе алыштырачак.

Дөрес, күпне вәгъдә итеп башланган март әле дә салкын. Ә бит бусагада язның икенче ае инде. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов аграрийларга язгы чәчүдә катнашачак техниканы 25 мартка әзерлек сызыгына кую бурычын йөкләтте. Бу көннәрдә барлык авыл хуҗалыгы предприятияләрендә алдан расланган график буенча, язгы кыр эшләре башланганчы тракторларга һәм арбаларга дәүләт техник тикшерүе үткәрелә. Чираттагысы “Базы”авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятенең җиденче бригадасында үтте. Биредә язгы кыр эшләрендә катнашачак 11 берәмлек техника һәм аларның арбалары тикшерелде.

–Егетләр төзекләндерү эшләренә бик җитди карады. Шунысын да әйтергә кирәк, тракторларыбыз көндәлек эштә, әмма механизаторлар ремонт эшләрен тел-теш тидерми, вакытында төзекләндереп, язгы чәчүгә әзерлек эшләре алып бардылар. Тракторларны механизаторлар үзләре ремонтласа, Артур Кирәев, Марат Гомәров, Ринат Морзаханов һәм эретеп ябыштыручы Фәнүр Гәрәев бөртекле культуралар, көнбагыш һәм чөгендер чәчү агрегатларын һәм башка техникаларны, тырмаларны хәзерләде, культиваторларны төзәтте, – дип, әзерлек белән таныштырды бригада агрономы Флүр Насыйбуллин.

Биредә техник тикшерүгә ел саен җаваплы карыйлар. Марат Үлмәсов, Фәнил Диләвиров, Марсель Гәрәев, Ирек Гәрәев, Фәрит Мәҗитов, Рәлиф Исланов, Азат Мәҗитов, Александр Степанов кебек тәҗрибәле һәм уңган механизаторларның техникалары тикшерүне җентекле үтте. Булачак уңышка нигез салуда катнашачак барлык техника да таләпләргә җавап бирергә тиеш дип, белдерде бригада агрономы Флүр Шәфыйгулла улы.

–Техник тикшерү үткәрүнең төп максаты – тиешле документларны барлау, тракторларның һәм агрегатларның техник нормаларга туры килүен билгеләү. Үрнәк машина-трактор паркындагы тракторларның барысы да дәүләт теркәве үткән, рәсмиләштерелгән, таныклыклары бар, – ди “Гостех-

надзор” идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Илнур Хәкимов.

Авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына килгәндә, монда тышкы яктырту приборлары, руль системасы һәм тормозларның төзеклеге, трактор маеның һәм ягулыкның акмавы, аптечкаларның тулы комплектта булуы тикшерелде. Гомумән, биредәге тракторларның сигнал утлары эшли, янгын сүндергечләр, авария билгеләре барысы да урынында. Димәк, тиздән башланачак язгы кыр эшләрендә “Базы” җәмгыятенең җиденче бригадасы белгечләре һәм механизаторларының сынатмаячагы көн кебек ачык. Бригада управляющие Аркадий Иванов әйтүенчә, 3288 гектар чәчүлек җирләре бар, шуның 721 гектарында бодай, 568 гектарында көнбагыш, 170 гектарда чөгендер культурасын чәчү планлаштырыла. 554 гектар мәйданны биләгән уҗым культураларының да торышы яхшы.
Читайте нас: