ИГЕНЧЕ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 март 2018, 10:24

Тырышларга уңыш елмая

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында мал кышлату уңышлы дәвам итә. Биредәге өч товарлыклы-сөтчелек фермасында һәр көнне югары сортлы 14әр тонна сөт савып алына, 13 тоннага якыны эшкәртү предприятиесенә озатыла.

Хуҗалыкның баш бухгалтеры Ләйсән Маннанова белдерүенчә, ел башыннан савым күләмен арттыра баруга яхшы сыйфатлы мал азыгы муллыгы, малларга тиешле тәрбия аркасында ирешелә. Тозлыкуш фермасында хезмәт салучы Гания Ильясованың күрсәткечләре хуҗалык буенча иң яхшылардан : үз төркемендәге сөтлебикәләрнең һәркайсыннан уртача 1692шәр килограмм сөт савып алуга ирешкән. Терлекчеләр Рәфит Мифтахов, Мансур Галиҗановның намуслы хезмәте аша да ирешелә бу муллыкка.

Сыйрышбаш фермасында Эмма Бикмурзина үз төркемендәге сыерлардан уртача 1688әр килограмм сөт савып алып, хуҗалык буенча икенче урында килә. Ахирәтләре Фирдәүсә Галләмованың күрсәткече — 1591, Эльза Саматованыкы 1574 әр килограмм тәшкил итә. Биредәге терлекчеләр Әзиф Арсланов, Динар Зәкәриев, Фәрит Арсланов та продукция муллыгын үз эшләренә үтә җаваплы карашлары белән тәэмин итә.

Без килгәндә Тозлыкуш фермасында кичке савымның кызган мәле иде. Ферма мөдире Эдуард Җәләевның канәгатьлеге йөзенә чыккан.

–Тырышып эшләр өчен барлык шартлар да тудырылгач, терлекчеләребезнең һәркайсы вазыйфа бурычларын тел тидергесез башкарырга тырыша. Әле сыерлар күпләп бозаулый, шуңа да савым күрсәткечләре көннән-көн арта бара. Терлекчеләребез хезмәт хакын вакытында ала, төрле дәртләндерү чаралары да каралган. Хуҗалык идарәсе хәстәрлеген тоеп, тагын да тырышыбрак эшли егет һәм кызларыбыз, – ди Эдуард Рәшит улы.

Гания Ильясованы берничә минутка эшеннән бүлеп, фоторәсемгә төшереп алдык. Үз төркемендәге һәр сыерга иркә сүзләр белән дәшеп, сөеп-сыйпап торгангадыр инде – сөтлекәйләр мул продукция белән сөендерә.

Сөт линиясенә аксыл күбекләр агыла башлау белән Гания Сәхипзадә кызы һәр малкайга тынычландырырлык сүзләр юллый, алларындагы мал азыгын җайлый. Чираттагы сыерның җилене бушап калгач, яхшылап сөртеп, саву аппаратын күршедәгесенә күчерә. Үз эшен яратып башкарганы күренеп тора, шуңа күрә күрсәткечләре дә һәрчак югары аның.

Янәшәдәге төркемнәрдә дә кызу эш кайный. Ахирәтләре дә сөт савып алуны арттыра бара.

Продукцияне махсус савытка туплап, 6 градускача суытып озаталар биредән. Әлеге фермадан гына һәр көнне 5,5-6шәр тонна югары сортлы сөт эшкәртү пунктына юнәлтелә. Әлеге күрсәткеч көннән-көн арта бара.

Ферма өстендә саву аппараты гөрелтесе таралган. Хезмәткә,олы җиңүләргә рухландырып, терлекчеләргә яңа көч, дәрт өсти кебек ул.


Читайте нас: