Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә керешәчәк тракторлар һәм аларга тагылмаларның техник торышын тикшерү дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында чираттагы имтиханны “Байбулат” җәмгыятенең Имәнлекул бүлекчәсе тотты.
Язгы чәчүгә чыккач, тракторлар ватылып, эштә тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен, аны тиешенчә төзекләндерергә кирәклеген һәр механизатор яхшы белә. “Байбулат” җәмгыятенең Имәнлекул бүлекчәсендә эшләүче егетләр дә кыр эшләре төгәлләнүгә үк авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторларны ремонтлауга керешкәннәр иде. Бу эшне башкару өчен биредә барлык шартлар да тудырылды. Җәйге айларда техника ремонтланды, запас частьләр, биналарның түбәләре яңартылды. Яз җиткәч, агрегатларны комплектлаштырып, янә бер кат күздән кичерәләр. Инде бу әзерлек эшләренә бәһа куяр чак җитте. 22 мартта “Гостехнадзор” идарәсенең район бүлеге начальнигы Илнур Хәкимов җитәкчелегендәге комиссия биредәге тракторларның, үзйөрешле машиналарның һәм прицепларның төзеклеген тикшерде. Техник тикшерүгә биредә 20 трактор һәм 7 прицеп куелган иде. Шулар арасында былтыр гына сатып алынган куәтле “Фент” һәм 2 берәмлек “МТЗ-1221” тракторлары да бар.
“Техниканы яңартмый торып, яхшы эшләп булмый”, – дип исәпли бүлекчә управляющие Фәдис Бакиров. Биредә быел чәчү мәйданнары структурасы яңадан каралды. Катлаулы минераль ашламалар сатып алу һәм кайтару дәвам итә. Чәчү вакытында өзлексез эшләү өчен бүлекчә кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Фәдис Фәнил улы билгеләп үткәнчә, азык базасы булдыруга зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә һәр сыердан тәүлеклек уртача савым 15 кг тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда күпкә артык.
Тикшерү барышында тракторларның хәвефсезлек таләпләренә җавап бирүенә аеруча игътибар бирелде. Биредәге техниканың тормоз, руль системасы, яктырткыч ут приборларының, тавыш сигналларының төзеклеге тикшерелде. Соңыннан Илнур Хәкимов техник карауга анализ ясап, бүлекчәдәге техниканың әзерлегенә уңай бәя бирде. Аннан соң язгы кыр эшләре барышында да басуга чыкканчы техниканы тикшереп, карап чыгу кирәклеген ассызыклады.
–Булачак уңышка нигез салуда катнашачак техниканың техник хәвефсезлек кагыйдәләренә туры китереп төзекләндерелүе – төп бурычларның берсе булып тора. Шуңа да тикшерү барышында моңа аеруча зур игътибар бирелде, – ди бу уңайдан Илнур Әнгам улы.