ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 Май 2018, 10:28

Ел туйдырыр көннәр

23 майга район буенча барлыгы 40543 гектарда бөртекле һәм кузаклы, техник, мал азыгы культуралары чәчелде.

Бу барлык планлаштырылган мәйданның 75 процентын тәшкил итә. Шул исәптән, бүгенгә 11210 гектарда язгы бодай, 9871 гектарда арпа, 1706 гектарда борчак, 603 гектарда солы туфракка күмдерелде, план үтәлеше 86 процент. Бу эшне беренчеләрдән булып “Герой” хуҗалыгы уңганнары тәмамлады. “Октябрь” һәм “Победа”, крәстиян-фермер хуҗалыклары да чәчүне төгәлләү алдында торалар. Кызу эшләрен төгәлләгән игенчеләргә чын-чынлап май кояшыдай балкып сөенергә була хәзер. Әмма авыл җирендә бер эш икенчесенә ялганып кына тора. Берничә хуҗалыкта чүп үләннәренә каршы көрәшне башлап җибәрделәр.

“Язның бер көне ел туйдыра”, –дип халык юкка әйтмәгән шул. Бу – гасырлар дәвамында исбатланган сүзләр. Район үзәгенә терәлеп диярлек торган “Октябрь” хуҗалыгы басуларын ике “Джон-Дир” тракторына тагылган чәчү комплекслары иңли. Бер якка үткәндә генә дә берничә гектар җирне эшкәртеп чәчүче бу заманча техниканы яшь механизаторлар Илвир Шакиров һәм Айнур Макуловка ышанып тапшырганнар, без килгәндә алар 110 гектарлы басуга “Орлан” сортлы арпа чәчә иде.

–Куәтле, бөтен уңайлыклары булган техникада эшләве күпкә җиңел, рәхәт. Эшем ошый, иртә язда кырга җирләрне эшкәртергә, чәчүгә чыгып китәбез дә, кышка кадәр шунда эшлибез. Шунысы күңелле, хезмәтеңне үзең күрәсең, бәялисең. Үзебез чәчкән ашлыкны үзебез үк җыеп алабыз. Билгеле инде, еллар уңышлы килеп, икмәк уңса, шатланабыз, киресе булса, көенәбез, – ди тырыш механизатор Илвир Шакиров.

–Гомумән исәпләгәндә, безнең 3750 гектар чәчүлек җиребез бар. Бүгенге көндә аның 3333 гектарында чәчтек, бу – планга карата 89 процент. Барлык механизаторларыбыз, шоферларыбыз тәүлек әйләнәсенә басуда. Яз соңга калып килү сәбәпле, чәчеп өлгерергә кирәк. Әлбәттә, эшнең сыйфатына да зур игътибар бирелә. Аның нәтиҗәсенә карап, өстәмә түләүләр каралды, – диде агроном Гали Хаҗиев.

Басуларда эшнең көйле баруын үзебез дә күрдек. Хуҗалык рәисе Альберт Мусин билгеләвенчә, югары җитештерүчәнле агрегатлар чәчүне сыйфатлы итеп һәм кыска срокларда үткәрергә мөмкинлек бирә. Яшь механизаторларны икенче сменада Рәфис Нурисламов һәм Рәфил Зиннәтуллин алыштыра. Бүген басу-кырларда әнә шулай күңелле хезмәт гөрелтесе: бер эш артыннан икенчесе ялганып кына тора. Илшат Аллаяров “МТЗ-82” тракторына “СЗ-5,4” агрегатын тагып, бөртеклеләр чәчсә, Илшат Тимашев, Җиһанур Кабилов, Раил Хөсәенов “корыч атлары” белән техник культуралар уңышына нигез салалар. Чәчү комплексларын орлык белән “КамАЗ” шоферы Радик Исламов тәэмин итеп тора. Ашламаны Әнвәр Шәңгәрәев ташый. Егетләр тоткарлыкларга юл куймаска тырышалар. Аяз, матур көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга омтылалар биредә. Хуҗалык пешекчесе Рәвилә Габдуллина басу эшчәннәрен кайнар аш белән сыйлый. Гали Гаделән улы сүзләренә караганда, аз чыгымлы технология кулланып кыр эшләрен башкару хуҗалыкта гамәлдә һәм бу шактый средствоны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Быел яңа сортларны сынау һәм гамәлгә кертү максатында көнбагышның 7 төрле гибриды һәм шикәр чөгендеренең 12 төрлесе тәҗрибә участогында үстереләчәк. “Мул уңыш бирергә сәләтле орлыкларның бездәге һава шартларына яраклашуы да тикшереләчәк һәм иң югары уңыш биргәне алдагы елларда хуҗалыкның басуларына чәчәчәкбез”, – дип белдерде баш агроном.

Менә шулай, хуҗалыкта үз эшен яраткан, аңа тугры калган белгечләр, механизаторлар эшли. Агроном Гали Гаделән улы 30 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган. Игенчеләрнең төп байлыгы булган җиргә, туфракка карашлары да чын хуҗаларча. Биредә чәчү әйләнеше, җирне ял иттерү һәм башка технологик таләпләр дә төгәл үтәлә.
Читайте нас: