ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 Май 2018, 10:53

Һәр сәгате кадерле мәл

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, дүшәмбе, 28 майга районда язгы культуралар чәчү планы 94 процентка үтәлгән.

Бүген һәркайда соңгы культуралардан кукуруз чәчү бара, һава торышы комаучаулык тудырмаса, бу эш якындагы 2-3 көндә тулысынча тәмамланачак. Агротехник таләпләр аркасында карабодай чәчүгә июнь башларында гына тотынырга мөмкин. Район аграрийлары бу культураны да планлаштырылган мәйданнарда чәчүне тиз көннәрдә башкарып чыгарга әзер.

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында һәр эшне зур оешканлык белән, эзмә-эзлекле башкарырга күнеккәннәр. Быелгы язгы чәчүдә дә олы хезмәт күтәренкелеге күзгә ташланып тора. Биредә дым каплату, үсемлекләрне тукландыруга да тәүгеләрдән булып тотынганнар иде, иген культуралары чәчүне дә кызу тоттылар, әле техник культуралар чәчүне йомгаклау алдында торалар.

Без килгәндә 151 гектарлы басуда кукуруз чәчеп яталар иде. Хуҗалыкның баш инженеры Илдар Миңнегалиев эш барышыннан канәгать: техника төзек эшли, табигать шартлары да тоткарламый. “МТЗ-82” маркалы таркторларга тагылган “УПС-8” чәчкечләренә орлыкны Вәсил Ганиев салып тора. Ындыр табагында гербицидлар белән яхшылап эшкәртелгән орлыкны ярдәмчесе Зинфир Әһәлетдинов белән “КамАЗ” автомобиле водителе Искәндәр Садыйков чәчүчеләргә ташый.

Чәчкеч агрегатларны механизаторлар Фәнис һәм Илмир Миңнекәевлар хезмәтләндерә. Уңган егетләрнең һәркайсы бер сменага 35әр гектар мәйданны чәчеп чыгалар икән. Басуны чәчкечләр алдыннан һәм аннан соң да “МТЗ-80” тракторына тагылма кәтүкләү агрегатында Фидус Ганиев әйбәтләп тигезләп һәм тыгызлап бара.

Хуҗалык рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов белән әңгәмәләшәбез. Егетләрнең тырышып эшләүләрен билгеләп үтү белән беррәттән, һәркайсы турында җылы сүзләр әйтергә дә өлгерә ул. Һава торышы комачаулык тудырмаса, чәчү эшләрен ике-өч көн эчендә тулысынча тәмамлаячакларына ныклы ышаныч белдерде.

Әйе, техник культуралар чәчү дә финиш алдына чыккан икән. Илгиз Миңнекәев 70 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчүне төгәлләгән, Рамил Камалетдинов әле “Джон Дир” агрегатында рапс чәчү белән мәшгуль.

Бер үк вакытта җәйләүдә быел үтәчәк район ярышларына әзерләнү эшләре дә тәмамлануга бара. Утарларны яхшылап тазартып, тирестән арындырып беткәннәр, Шамил Галиев “КамАЗ” үзбушаткычында тирә-якны төзекләндерүгә материаллар һәм ком-таш ташый. Биредәге агрегатлар да караулы, киртә-куралар да төзек. Малкайлар кичке савымга кадәр көтүлектә йөртелгән мәлдә төзүче-көйләүчеләр һәммәсен дә матурларга тырыша.

Авыл эшчәне өчен һәр сәгате үтә кадерле мәлне әнә шулай кулдан ычкындырмый победалылар. Тырышлыклары бушка китмәсен, яңа хезмәт җиңүләре яулансын, көзен буралары тулы булсын, дип телибез.
Читайте нас: