ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 июнь 2018, 10:45

Савучының уңганлыгы кулларыннан беленә

Гәрчә билгеле җырда сүз игенче турында барса да, районыбыз авыл хуҗалыгының нигез ташларын тәшкил иткән уңган-булдыклы савучы кыз һәм егетләребезгә дә бик рас килә бу сүзләр.

Узган пәнҗешәмбедә “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Каразирек товарлыклы-сөтчелек фермасының җәйге лагеренда үткән машина белән сыер саву операторларының утыз беренче район бәйгесе дә нәкъ шундый ук тәэсирләр калдырды.

Берничә ел дәвамында мондый конкурсларда җиңүле урыннар яулап килгән алдынгы савучы, республика бәйгеләренең күп санлы призеры Мәликә Муллаәхмәт кызы Фәхретдинова хезмәт салган коллективтагы эшләрнең оештырылышы беренче караштан ук уңай тәэссоратлар тудыра. Һәр нәрсә тулы тәртиптә, һәркайда пөхтәлек күзгә ташлана. Ярышучылар өчен дә, судьялар эшчәнлеге өчен дә тиешле барлык шартлар тудырылган иде. Осталыкта, уңганлыкта-җитезлектә сынау тотарга һәр хуҗалыктан алдынгы савучылар, баш зоотехниклар, баш ветеринар табиблар һәм лаборанткалар – барлыгы 79 кеше җыелды. Алар арасыннан бәйгегә 27 машина белән сыер саву операторы һәм 10 лаборантка чыкты.

Бәйгене муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов ачты һәм алып барды. Бүгенге чарада катнашучылар белән таныштырып, узган елдагы кыскача эш йомгакларын бәян итте ул. Район терлекчеләре 2017 ел йомгаклары буенча сөт савып алу буенча республикада беренче (тулаем 50959 тонна савып алынган), уртача савым күрсәткечләре буенча икенче (6906шар килограмм), тәүлегенә уртача артым алу буенча икенче (703әр грамм), сыер маллары саны (23352 баш) буенча өченче урынны били.

Шушы биеклекләрнең һәммәсенә сез, биредә катнашучылар һәм фермаларда көндәлек эшчәнлеген өзлексез дәвам итүчеләрнең фидакарьлеге аркасында ирешелә, диде ул һәм бүгенге бәйгенең дә осталыкларын арттыра төшүгә чираттагы бер адым булачагына, терлекчеләребезнең быел да зур уңышлар белән сөендерәчәгенә ныклы ышаныч белдерде.

Бәйге тотучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов та яңа җиңүләргә дәртләндерде, һәркайсына уңышлар теләде. “Победа” кооператив-колхозы идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрузов бүгенге чарада катнашучыларны кыскача эшләр барышы, хуҗалыкның икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, бәйге тотучыларга тиешле шартлар тудырылуын җиткерде, һәммәсенә дә җиңүләр һәм күтәренке кәеф теләде.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Читайте нас: