ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 июль 2018, 11:14

Печәннең хуш исе килә кырларда

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мал асрап көн күрүче шәхси хуҗалыклар өчен җаваплы чор – мал азыгы хәзерләү дәвам итә.

Әледән-әле юлларда төргәк-төргәк печән төягән машина-тракторлар очрый. Өлкәннәр әйтмешли, заманалар үзгәрә шул. Вакытлар үтү белән әлеге авыр хезмәт тә күпкә җиңеләйде. Элек печәнне ат арбасына төяп алып кайтсалар, хәзер әнә төргәкләп ташыйлар. Ә авыл өстендә “чыж да чыж” яңгырап торган чалгы тавышын моточалгы гүләве алыштыра. Әмма хикмәт эшне нәрсә белән ничек башкаруда түгел, ә кыш буена җитәрлек сыйфатлы азык запасы туплауда. Район хуҗалыклары алдында бу бурыч тагын да зуррак.

Бүгенге көндә “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативында да төп игътибарны мал азыгы хәзерләүгә юнәлдергәннәр. Шулай булмый ни: 2000 баш сыер малын ел буе ашатасы бар бит. Ә аннан тыш хуҗалыкта эшләүчеләрне, пайчыларны да печән-салам белән тәэмин итәргә кирәк. Быел “Октябрь” хуҗалыгында мал азыгы культуралары 2186 гектар мәйданны били. Аның 482 гектары – кукуруз, 1016 гектарында берьеллык, калганы күпьеллык үлән чәчүлекләре булып, печән туплана, сенаж салына. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәр уңышыннан 1450 тонна печән хәзерләнгән. Эшнең бар җаваплылыгын тоеп механизаторлар биредә вакыт белән исәпләшми, тырышып эшлиләр. Алар белән без Болгар авылы янындагы эспарцет, клевер, донник, люцерна кебек үләннәр катнашмасы үстерелгән басуда таныштык. Уңган ир-егетләр бер басуда эшне тәмамлап, соңгы 94 гектарлы басуда печән җыялар иде. Төрле маркадагы техникаларда Айнур Макулов, Илшат Аллаяров үләннәрне тезмәләргә салган. Ә Фаил Ямаев тракторына көйләнгән ян-яклы тырмалар белән калын печән тезмәләрен әйләндереп тора. Илшат Тимашев, Җиһанур Кәбиров, Илшат Нурисламов печәнне төргәкләргә кысып җыйгыч агрегатларын хезмәтлләндерә. Үләннең массасы куе, бу соңгы нәтиҗәләрдә, прессланган төргәкләрдә ачык күренә. Радик Сәхибгәрәев, Рөстәм Галиев, Раил Хөсәенов төргәкләрне төяп озаталар. Раил үзе дә аларны ташуда катнаша.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: