ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 июль 2018, 10:18

Сайлаган һөнәргә тугрылык

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре вакыт белән исәпләшеп эшләргә күнекмәгән. Чөнки һәр ел фасылының – үз кануннары.

Бер генә эшне үз вакытында башкарырга өлгермәсәң дә, ул уңышта, продукциянең сыйфатында чагылыш таба. Моны хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган һәркем яхшы белә.

“Октябрь” хуҗалыгының алдынгы механизаторы Илшат Тимашев басуда инде 34нче җәен уздыра. Ул нәтиҗәле эшнең нигезендә бөртекләп башкарылучы ныклы хезмәт булуын яхшы белә. Иртә яздан кара көзгәчә механизаторның көнне-төнгә ялгап эшләгән вакытлары аз булмый.

“Октябрь” хуҗалыгы рәисе Альберт Фидай улы Мусин әйтүенчә, хуҗалыкта техник культуралар игүгә зур игътибар бирәләр. Бу эшне тәҗрибәле механизаторларга ышанып тапшыралар. Илшат Тимашев хезмәттәшләре Финат Хаҗиев, Илдус Сухов, Җиһанур Кәбиров белән 482 гектар мәйданда чәчелгән кукуруз, 426 гектардагы – көнбагыш һәм 230 гектар мәйданны биләгән чөгендер культураларының араларын инде өченче мәртәбә эшкәртеп чыкканнар. Әлеге плантацияләрдә эш тәмамлануга Илшат Тимашев шул ук “МТЗ-82” тракторы белән печән тезмәләрен төргәкләргә кысып бара. Ул тракторчы һөнәренең чын остасына әверелгән инде, елның дүрт фасылында да эш белән мәшгуль.

–Илшат Тимашев – уңган механизаторларның берсе, – дип мактап сөйли хуҗалыкның баш агрономы Гали Гаделән улы Хаҗиев.– Ул бернинди эштән дә курыкмый, нинди генә эш йөкләсәң дә, җиң сызганып үти, җаваплылык тоеп башкара. Авыл хуҗалыгында аның кебек булдыклы, уңган кешеләр күбрәк булсын иде.

Уңган игенченең бай эш тәҗрибәсе, осталыгы – яшь хезмәттәшләре өчен бәя биреп бетергесез хәзинә. Җаваплы чәчү, урып-җыю һәм мал азыгы хәзерләү чорында Илшат кебек уңган-булган механизаторларга зур ышаныч йөкләтелә. Халык телендә: “Эш сөйгән – бәхетен табар”, – дигән әйтем бар. Тәҗрибәле механизатор Илшат Тимашев та бәхетен туган як басуларында тапкан.
Читайте нас: