ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 июль 2018, 10:27

Туклыклы да сыйфатлы да булыр

Җаваплылыгы чикләнгән «Байбулат» җәмгыятенең Имәнлекул бригадасында кызу темплар белән мал азыгы хәзерләү дәвам итә.

Товарлыклы-сөтчелек фермасы янәшәсендә без барганда яхшылап тыгызлап тапатып, химик препаратлар белән эшкәртеп, икенче өем сенаж салуны тәмамлап киләләр иде.

Бригада бугалтеры Гүзәлия Солтанова белән әңгәмәләшеп алдык.

–Басу белән базлау урыны арасында кемузардан ярышып эшләүче егетләр – «КамАЗ» водителе Динар Сәетгәрәевны, «ГАЗ» – «САЗ» автомашинасында Данил Асылов, Динаф Гарифуллин, «МТЗ-82» тракторларында механизаторлар Гәрәй Исхаков, Урал Латыйпов, Ирек Абдулвәлиевны, «МТЗ-1221» тракторларында эшләүче Илнур Яһүдин, Айрат Казыйханов, Илфат Гыйльманов, Риф Нурлыгаяновны мактап телгә алыр идем, – диде ул. – Күреп торасыз: алар бер генә минутны да бушка сарыф итмәс өчен тырышалар. Шулай булырга тиеш тә, чөнки яшел масса тиз арада химик препаратлар белән эшкәртелеп, тыгызлап, полиэтилен япма белән каплап куелырга тиеш. Технология бозылмасын, күп көч салып хәзерләнгән мал азыгы туклыклы һәм сыйфатлы булып саклансын өчен аерым тәлапләрнең төгәл үтәлүе мәҗбүри.

Өемнәргә китерелгән массаны Фәрит Ихсанов, Фәнис Имаев, Денис Нәбиев, Илмир Бакиров тиз генә химикат белән эшкәртеп, техниканың бортларын ачып-ябып кабул итеп тора. «К-701» тракторларында булдыклы механизаторлар Айдар Шәйнуров белән Радик Гәрәев яхшылап эттереп, тыгызлап өеп баралар.

Массаны янәшәдәге басудан гына ташыганга, егетләрнең бер генә минут буш вакыты да юк. Көне генә түгел, сәгате дә кадерле «яшел уракта» байбулатлылар әнә шулай тырышлык күрсәтә.
Читайте нас: