ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июль 2018, 11:24

Җитешсезлекләрдән нәтиҗә ясарга кирәк

Күптән түгел генә районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүне уңышлы тәмамлап, милли бәйрәмебез Сабантуйны матур күрсәткечләр белән каршыладылар.

Инде бүген авыл уңганнары кышлату чорына мал азыгы туплауны тәмамлап киләләр, урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре белән мәшгульләр. Әйе, бу өлкәдә көндәлек туып торган мәсьәләләр бәйрәмнәргә карамый һәм аларның чишелеше һәрбер тармакта хезмәт салучылардан даими һәм максатлы эш таләп итә.

Муниципаль район хакимиятенең зур залында 24 июльдә терлекчелек тармагының 2018 елдагы 6 айлык эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов катнашучыларны районда терлекчелек тармагының агымдагы елның 6 айлык эшчәнлеге йомгаклары белән таныштырды, чыгышында сөт, ит җитештерү һәм яшь үрчемнең сакланышы мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте. Илгиз Фаил улы чыгышыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сыер маллары саны 22658 баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар 8875 баш. Әлеге чорда хуҗалыкларда 267732 центнер сөт, 15587 центнер ит җитештерелгән һәм 4263 баш бозау туган. Илгиз Фаил улы шулай ук сөт, ит җитештерүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм түбән күрсәткечле хуҗалыкларны атап китте. Ә җитешмәгән яклар, дөрестән дә, бихисап. Көн кадагындагы теманы авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Йосыпов һәм “Элита” җәмгыяте директоры Руслан Казыйханов дәвам итеп, интерактив тактада тәкъдим ителгән күрсәткечләр аша районда сөт, ит җитештерү, маллардан уртача тәүлеклек артым, бозау алу, һәр сыердан сөт саву узган елның шушы чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда берничә хуҗалыкта түбән булуын, шулай ук малларның баш саны кимүенә юл куелуын әйтеп үттеләр.

Бозау алуны арттырып, аларның үлеменә юл куймыйча үстерү – малларның баш санын арттыруның төп нигезе. Агымдагы елда район буенча 4263 баш бозау алынган. Аерым хуҗалыкларда бу җәһәттән эшләр канәгатьләнерлек түгел, маллар үлүгә юл куелган. Район ветеринария станциясе начальнигы урынбасары Тәслимә Халикова үз чыгышында һәр хуҗалыкта яшь малларның сакланышына тирән анализ ясады, күрше төбәкләрдә барлыкка килгән кош кизүе һәм башка авырулардан малларны саклау өчен чаралар күрелергә тиешлеген ассызыклады.

“Мәгълүмати консультация үзәге” җитәкчесе Ирек Тангатаров авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-икътисади торышы белән таныштырып үтте һәм хезмәт хаклары, банк кредитлары буенча бурычларны түләп бетерү мөһимлеген билгеләде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре профсоюзының район комитеты рәисе Ригат Хаҗиев хезмәтне саклау торышы, хезмәт хакын вакытында түләү һәм башка мәсьәләләр буенча тәнкыйть фикерләрен җиткерде, киңәшләр бирде.

Киңәшмә эшен дәвам итеп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев хуҗалык рәисләрен һәм белгечләрне сөт терлекчелегенә һәм сыйфатлы азык хәзерләү мәсьәләләренә игътибарны арттырырга өндәде.

–Билгеле булуынча, терлекчелек продукциясен арттыруда мал азыгының җиткелекле булуы һәм аның сыйфаты мөһим роль уйный. Шуңа күрә азык складларын, базларын тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп төзекләндерүгә ныклы игътибар булырга тиеш. Мал азыгы туплауның беренче этабы төгәлләнеп килә, бер атнадан урып-җыю эшләре башланачак. Шуңа күрә әлеге мөһим кампаниягә ныклап кереп киткәнче терлекчелек биналарының кышлату чорына әзерләү көн таләбе булып тора. Авыл хуҗалыгы бүлегеннән эшче комиссия оештырып, һәр хуҗалыкта фермалардагы төзекләндерү эшләренең барышын тикшереп, киңәшләшеп, алда торган мәсьәләләрне хәл итсәк, ике яклап та нәтиҗәле булыр. Чөнки бәхәс вакытында дөрес фикер барлыкка килә, диләр, – диде Реканс Фәнил улы. Чыгышын йомгаклап, ул хуҗалыкларда яңа терлекчелек биналары төзү, ферма территорияләрен тәртиптә тоту, хезмәт хакын вакытында түләү һәм кадрлар мәсьәләсенә ныклы игътибар булырга тиешлеген билгеләде, эшне оештыруда киңәшләрен бирде, җитәкчеләр алдына җитешсезлекләрне бетерү буенча конкрет бурычлар куйды.
Читайте нас: