ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июль 2018, 11:14

Яңа казанышлар һәм технологияләр турында

“Үзәк” машина-технология станциясе дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Чакмагыштагы филиалының Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә чәчүлек орлыкларны саклау өлкәсендә яңа казанышлар һәм технологияләр белән танышу максатында төбәк семинар-практикумы үтте.

Русия агросәнәгать тармагында үзен ярыйсы гына күрсәтеп өлгергән “Сингента” компаниясе үткәргән әлеге чарада, безнең районнан тыш, Дүртөйле, Илеш, Бүздәк, Шаран һәм Туймазы районнары хакимиятләренең авыл хуҗалыгы бүлекләре белгечләре һәм хуҗалыкларның баш агрономнары катнашты.

Чараны җаваплылыгы чикләнгән “Сингента” җәмгыятенең Уфа шәһәрендәге территориаль аерым подразделениесе җитәкчесе Фәнүр Фәнил улы Вәлитов ачты һәм алып барды. Әлеге компаниянең Ырынбур өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы буенча техник-эксперты Наталья Сергевна Бондарева һәм үсемлекләрне саклау чаралары буенча эксперт (Воронеж шәһәре буенча подразделениесендә) Александр Владимирович Исаков чәчү алдыннан орлык эшкәртү препаратлары белән таныштырдылар, аларны практикада куллану юлларын күрсәттеләр, орлыкларны шушы препаратлар белән эшкәртеп күмдерүнең эффектлылыгын мисаллар белән дәлилләделәр.

Семинар-практикум артабан Иске Бәшир авылы ындыр табагында дәвам итте. Биредә компания белгечләре уҗым ашлыгы орлыкларын корткычларга һәм чирләргә каршы эшкәртеп чәчү алымнарын практикада күрсәтте. Гомумән алганда, әлеге чара фәһемле дә, файдалы да булгандыр, диясе килә.
Читайте нас: