ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 август 2018, 10:51

Беренчеләрдән булып

Игенчеләр өчен иң җаваплы, киеренке чор җитте – басуларда игеннәр өлгерә башлады. Тук башакларын иң тәүдә уҗым культуралары җиргә иделәр. Гәрәбәдәй алтын-соры бөртекләр, күзнең явын алып, тизрәк җыеп алыгыз, дип әйтә төсле.

Быелгы уңышны да югалтуларсыз җыеп алу омтылышы белән районыбызның авыл хуҗалыгы уңганнары уҗым арышы урагына кереште. Беренчеләрдән булып үзләрендәге техниканы өлгергән басуларга “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы чыгарды. 1 август көнне биредә тир түккән хезмәткәрләрне район мәдәният йортының “Чаткылар” агитбригадасы моңлы көй-моңнары белән хәерле сәгатьтә басуларга озатты.

Без килгәндә игенчеләр тамак ялгарга туктаган иде. Аларны Әлфия Зәйнуллина белән Раушания Газизова кайнар аш белән сыйлады. “Иген бар, аны үз вакытында югалтуларга юл куймыйча җыеп алып, келәткә салырга кирәк. Техника җитәрлек күләмдә, ягулык-майлау материаллары турында да хәстәрлек күрелгән. Хуҗалыкта комплекслы звено оештырылып, җаваплы кешеләр беркетелде. Бүген басуга биш комбайн чыкты. Өч “Акрос -550” белән ике “Нива” маркалы комбайннар эшкә кереште. Аларның руле артында иң өлкән комбайнчы Фазыл Хәйретдинов, Руслан Латыйпов, Руслан Дәүләтов, Азамат Дәүләтов, Флүс Шакиров тир түгә. Ашлык ташучы машиналарыбыз да гөж килеп тора. Водительләр Фәндәр Исламов, Рабис Гайсин, Ирек Латыйпов игенне «КаМАЗ» автомашиналарында ындыр табагына ташып тора. Анда җаваплылар Гүзәл Мусина, Ревил Сакаев, Рәфис Әрдәширов үз эшләрен җиренә җиткереп башкара. Тырыш хезмәт белән үстерелгән уңышны бөртеген дә югалтыйча җыеп алырга язсын”, – диде хуҗалык рәисе Зәбир Гыйлемханов.

Гөлназ Сәлимова җитәкләгән “Чаткылар” агитбригадасы ялан түрендә игенчеләрнең күңелен күтәрде. Гөлнара Шәймиева, “Асылъяр” халык биюләре ансамбле солисткасы Гөлшат Галләмова, Ревинер Гобәев, Фидан Бикмурзин, Эдуард Якупов, Рәсим Батыргәрәев, Илсөяр Габдрахманова, Рудин Бәдретдинов башкарган көй-моңнарга басу тургайлары да кушылды. Бераз ял иткәннән соң, игенчеләр техниканы кабызып, тузаннар күтәреп, басуга кереп китте. “Чаткылар” агитбригадасы хезмәткәрләре аларны хәерле сәгатьтә озатып калды. Матур булып үскән горур башакларга сокланып туярлык түгел. Алар – хезмәт кешесенең бәяләп бетергесез хезмәт җимеше. Егетләрнең уңышны кыска вакыт эчендә җыеп алачагына һич шигебез юк.


Читайте нас: