ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 август 2018, 10:39

Арышларым-бодайларым – җырланачак җырларым

Кызу урак мәлендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә тик тормый: “Чаткылар” агиткультбригадасы басу-кырларда мул уңышны җыеп алу өчен бәһалап беткесез көч салган уңганнарның хезмәтен данлап, елдан-ел матуррак концерт номерлары бүләк итә.

Быел да “Чаткылар” агитбригадасы җитәкчесе Гөлназ Сәлимова бу эшкә җитди карап, басу батырларының күңелен күрү мәсьәләсендә ныклы көч салган.

Шушы көннәрдә алар төркемнәре белән җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең Имәнлекул бүлекчәсе басулары механизаторларының күңелен күреп кайтты. Моң ияләре ике басуны да сәхнә түре итеп, төшке ашка туктаган эшчәннәргә концерт номерлары бүләк итте.

Моңлы тавышлы Гөлнара Шәймиева игенчеләргә “Арышларым-бодайларым” җырын бүләк итте, аның моңына басу тургайлары да кушылды. Раджеш Зәйнетдинов суктырылган басу туфрагында өздереп бию башкарды, Ревинер Гобәев, Имәнлекулдан Наилә Шаһиева башкаруындагы җыр механизаторларга хезмәт дәрте өстәде. Резеда Әхмәтова да басу өстендә, Рудин Бәдретдиновның баян моңнарына бию башкарды. Рәсим Батыргәрәв, Эдуард Якупов та игенчеләр күңелен күрде.

Биредәге игенчеләр хәтфәдәй басулардагы арышны сыйфатлы итеп урып-җыя, бер бөртеген дә әрәм итмичә, ындыр табакларына озата.

“Чаткылар” агиткультбригадасы беренче басу кораблары чыгу белән эшкә керешкән иде инде. Күптән түгел алар “Заря” авыл хуҗалыгы” эшчәннәрен моңлы көйләре белән басуга озаткан иде.

Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең Имәнлекул бүлекчәсе игенчеләренә дә “Чаткылар” чыгышы хезмәт дәрте өстәде. Алар кайнар аш һәм дәртле җыр-моңнардан соң, яңа көч белән басу «кораблары»н кабызып, җиң сызганып, эшкә кереште.

Ә “Чаткылар” башка басу батырлары янына ашыга-ашыга: уракның кызу мәле башланды, алтын башакларны җыеп алучыларның һәркайсының эшен бераз булса да җиңеләйтеп, аларның күңелен күреп өлгерергә кирәк.
Читайте нас: