ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 сентябрь 2018, 10:24

Нәтиҗәләр тырыш хезмәткә бәрабәр

Бу көннәрдә терлекчелек тармагы да урак өстен хәтерләтә. Чөнки җәйләү чоры ахырына якынлашты, маллар янә фермаларга кайтарыла.

Әлбәттә, моның өчен барлык терлекчелек комплексларында ремонт эшләре тәмамланган, кардаларга печән һәм салам кайтарылган, профилактика һәм яшь үрчемнең үлеменә юл куймау максатыннан дезинфекция эшләре башкарылган, сыерларны саф һавага чыгару оештырылган һәм терлекчеләр өчен уңай хезмәт шартлары тудырылган булырга тиеш.

Кышлату чорына әзерлек эшләренең барышы белән без дә “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Юмаш товарлыклы-сөтчелек фермасында таныштык. Сөтчелек комплексының профнастил биналары ерактан ук кояш нурында балкып, тирә-юньгә ямь биреп, авыл башыннан сәламләп каршы ала. Ә тау итәгендә урнашкан беренче санлы фермада тәҗрибәле белгеч, оста оештыручы мөдир Владимир Никифоров безгә башкарылган эшләрне күрсәтеп, коллективның тырышлыгы турында горурланып сөйләде.

–Һәр кышны тулы хәзерлек белән каршылыйбыз. Менә быел да малларга җитәрлек итеп азык әзерләнде, ферма биналарының барысын да тәртипкә китердек. Кышын җитди проблемалар килеп чыкмасын өчен барысы турында да кайгырттык. Коллективта һәрвакыт дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Киңәшләшеп эшлибез, – ди Владимир Мефодьевич. Әйе, тирә-якта тәртип һәм чисталык булганда, эш тә җайлы бара, диләр бит.

Ферма мөдире терлекчеләр Руслан Вәсимов, Вячеслав Иванов, Виталий Митрофанов, Вячеслав Соколов һәм башкаларны мактап телгә алды.

Аларның үз бурычларына намуслы караулары нәтиҗәсендә көндәлек артым да югары. Коллективта шулай ук барлык савучылар һәм бозау караучылар да күп еллардан бирле эшләп ихтирам казанганнар. Эшне белеп һәм оста итеп оештырганда терлекчелек тармагы ел әйләнәсенә табыш китерә. Юмаш товарлыклы-сөтчелек фермасы уңганнары моны аңлый һәм сөт җитештерүне арттыру өчен булган мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша. “Продукция муллыгы яхшы торак белән сыйфатлы азыктан башлана”, – дип сүзгә кушылды җәмгыятьнең баш зоотехнигы Айрат Йосыпов игътибарыбызны ферма территориясендәге азык белән тулы ямнарга, төзек торакларга юнәлдереп. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Юмаш товарлыклы-сөтчелек фермасында 1200 баш сыер маллары асрала, шуларның 517-се – савым сыерлары. Ел башыннан 29003 центнер тулаем сөт савылган, һәр савым сыерының продуктлылыгы 5945 килограмм тәшкил итә. Бүгенге көндә биредә көн саен 11 тонна сөт җитештерелә. Савым күрсәткеченең яхшыруына азык рационының бай булуы да булышлык итә. Әйтик, терлекләргә җитәрлек күләмдә салам, печән, сенаж, фураж белән бергә аксымга бай соя да бирелә.

–Тиешле тәрбия булгач, маллар көр. Көтү составын яңарту максатында хуҗалык буенча 700 баш тана кертеләчәк, маллар саны әнә шулай токымлы таналар исәбенә артачак, аларны да без үзебездә үстерәбез. Әлегә бу фермада савылган сөт югары сорт белән, ә Уйбулат фермасында евростандарт белән сатыла. Киләчәктә биредә дә берникадәр эшләр башкарылгач, сөтне дә евростандарт белән сата башлаячакбыз, – диде Айрат Әнсаф улы.

Әйе, ниндидер уңышка ирешкән саен мәшәкатьләр дә арта һәм шул ук вакытта мәшәкать арткан саен уңыш та ешрак юлдаш була. Бүгенге көндә исә Юмаш товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы тырыш хезмәтләре белән җәмгыятьнең гомуми үсешенә үзләренең лаеклы өлешен кертә. Авыр һәм мактаулы эшләрендә аларга бары уңышлар гына юлдаш булсын.
Читайте нас: