ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 сентябрь 2018, 13:02

Барлык көчем уңыш өчен, ди "Базы батырлары"

Кызу урак мәлендә басуда эшләүче механизаторларның һәр минуты кадерле икәнен истә тотып, Юмаш авыл биләмәсенә караган мәдәният хезмәткәрләре төшке аш вакытында Иске Почкак бригадасы басуларында хезмәт салган игенчеләрнең хәлен белеп кайты.

“Уңыш өчен” агитбригадасы һәрелны көнне төнгә ялгап басуларда тир түккән уңганнарның күңелләрен күтәреп, хезмәтләренә дәрт өстәде. Нәсимә Локманова, Фируза Тангатарова, Люба Хисаметдинова, Ләлә Стружкова, Альберт Арслановка басу тургайлары да кушылды. Әхәт Сәләхов башкарган бию механизаторларга тагын да көч-куәт өстәде.

Басудагы игеннәрнең бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алуга көч салучы комбайннар янында Иске Почкак бригадасы бригадиры Әүфәт Тангатаров, звеньевод Радис Сәләхов, техника буенча ярдәмче Кәүсәр Тангатаров һәрчак ярдәмгә әзер. Егетләрне кайнар аш белән Нурия Шәймөхәммәтова сыйлады. Агитбригада әгъзалары, уңганнарның вакытын бушка сарыф итмик дип, китү ягын карады. Ә инде “Базы” батырлары изге эшләренә – алтындай башакларны суктырырга кереште.

Агитбригада хезмәткәрләренең эше моның белән генә чикләнми. Күптән түгел алар Базы елгасы буен тазарту акциясе үткәрде. 35 кешене берләштергән бу хезмәт елга буен тәртипкә китерү белән беррәттән, мавыктыргыч уеннар белән аралаштырылып барды.
Читайте нас: