ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 сентябрь 2018, 12:22

Урак тәмамлана

Районда урып-җыю эшләре югары темпларда бара. Иң куанычлысы – уртача уңышның иң зур күрсәткече республика районнары арасында безнең районда булуы.

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең диспетчер хезмәтеннән алган мәгълүматлар буенча, 12 сентябрьгә районда 41114 мең гектар мәйданда игеннәр суктырылган. Бу – барлык мәйданнарның 94,8 проценты, дигән сүз. барлыгы 1490288 центнер ашлык җыйналды. Бөртеклеләрнең бер гектарыннан уртача уңыш – 36,6 центнер. Әлеге күрсәткеч – республикада иң югарысы, районыбыз игенчеләре быел да мул уңыш алуда алдынгылыкны бирми. Басу-кырларда иң нәтиҗәле эшләүче хезмәт алдынгылары белән гәзит битләрендә даими таныштырып торабыз. Игенчеләребез арпа, солы культураларын җыюны тулысынча төгәлләде инде. урып-җыю эшләре белән беррәттән хуҗалыкларда көзге чәчү дә алып барыла. Быел уҗым культуралары алдагы елларга караганда артыграк мәйданнарда чәчелде.

Яз чәчеләчәк шикәр чөгендере басуларын да минераль матдәләр белән баету бара, басуларга 61081 тонна органик ашлама чыгарылды. Ә язгы бөртекле культуралар өчен бүгенге көнгә 18892 гектар җир эшкәртелде. Районның крәстиян-фермер хуҗалыклары, “АРС” һәм “Колос” җәмгыятьләрендә урак эшләре тәмамланды. “Базы”, “Байбулат” җәмгыятьләрендә, Үзәк МТСның Хуҗин исемендәге “Знамя” бүлекчәләрендә, Ленин исемендәге, “Заря”, “Октябрь” хуҗалыкларында да урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә.
Читайте нас: