ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 сентябрь 2018, 12:51

Азык базасы яхшы сыйфатлы силос белән тулылана

Сентябрь ае – авыл тормышында иң мәшәкатьле мизгел . Чөнки кыш якынлашканы аның саен ныграк сизелә. Игенчеләр шушы айда көзге басу эшләрен төгәлләргә тырыша.

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында силос салу эше бара. Җәй явым- төшемгә мул булгач , “кырлар патшабикәсе” яхшы уңыш бирә. Районның берничә хуҗалыгында бу көннәрдә чын мәгънәсендә икенче урак өсте башланды. Район буенча 6 мең гектар мәйданда кукуруз үстерелде.

Ташкалмаш авылыннан ерак түгел юл буенда яшел диңгез булып кукуруз кыры җәйрәп ята. Бүгенге көндә анда “Үзәк” МТСның азык әзерләү комбайннары эшли.

–Безнең Хуҗин исемендәге бүлекчәдә мал азыгы базасы мулдан тупланды. Бүгенге көндә бөтен көчне силос хәзерләүгә салабыз, – дип каршы алды безне баш зоотехник Дамир Вәлиев. – Кукурузның гектарыннан уртача 350 центнер уңыш алына. Көненә 500 – 600 тонна салырга тырышабыз, кышлату чорына 8 мең тонна силос әзерләргә планлаштырабыз. Дамир Мәхмүт улы әйтүенчә, бүлекчәдә 1200 баш сыер малы бар, шуларның 412се – савым сыерлары.

Язманың ахырын гәзитебезнең 107 санында укый аласыз.
Читайте нас: