ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 сентябрь 2018, 10:43

Чөгендер басуында эшнең кызу чагы

Район хуҗалыкларында көзге эшләр бер- берсенә тоташып бара. Бөртеклеләрне урып-җыю, көзге чәчү тәмамлануга ук игенче – механизаторлар шикәр чөгендерен казып алуга керештеләр.

“Базы”да, “ Үзәк” МТСның “Знамя” бүлекчәсендә татлы тамырны югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышалар бүген. “Октябрь” хуҗалыгында 150 гектарда үстерелгән бу культураны җыеп та алганнар.

Без “Знамя” бүләкчәсенә килгәндә 90 гектар мәйданны биләгән басуда тәҗрибәле чөгендер үстерүче Рәфыйкъ Сәлимовның югары җитештерүчәнле “ Холмер“ комбайны чөгендер алуга керешкән иде. Әлеге чит ил комбайны беръюлы берничә техника эшен башкара: чөгендерне яфракларыннан чистартып, җир өстенә казып чыгара һәм 20 тонна татлы тамыр сыйдырышлы бункерына тутыра.

– Чөгендер үстерү белән 2006 елдан бирле шөгыльләнәм. Бу комбайнымда уникенче сезонда эш башладым. Хезмәттәшем Илдар Сафиуллин белән эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Тех-

никамның сынатканы юк, шуңа туктаусыз эшләргә тырышабыз. Чөгендернең чыгышы да якшы, эшлисе генә килеп тора, – ди Рәфыйкъ Сәлимов.

Биредә татлы тамыразык 500 гектарда үстерелде, уңышы әлегә уртача 350 центнер тәшкил итә.

Аяз көннәрдә бер комбайн 25 гектар мәйданда эш башкара ала. Безнең төп байлыгыбыз – механизаторлар. Әгәр алар намус белән, белеп эшләмәсәләр, әллә нинди техника булса да эш бармаска мөмкин, – диде бүлекчә җитәкчесе Рушан Усманов.Чөгендер чәчүдә, үстерүдә быел да Рәфыйк Сәлимов күп көч салган. Чөнки бу культураны үстерү агрономга да, механизаторга да зур таләпләр куя. “Чәчкәндә һәм җәен үсентеләргә җитәрлек күләмдә катлаулы һәм азотлы ашлама кертелде һәм берничә тапкыр химик утау һәм башка агротехник ысул да кулланылды”, – дип аңлатты безгә Рушан Ревинер улы. Казып алынган чөгендерне Раевка шикәр заводына озату хәстәре дә күрелә, бер мең тонна җибәрелгән дә инде. Автомашиналарны төяүдә механизатор Фидрат Мостафинның өлгерлеген җитәкче аерым билгеләп үтте. Гомумән, “Знамя” бүлекчәсендә көзге басу эшләре оешкан төстә дәвам итә. Бөртекле культуралар урып-җыюны беренчеләрдән булып тәмамладылар. Шул ук вакытта нәтиҗәләр дә яхшы: һәр гектардан уңыш 32 центнер. Уҗым культуралары биредә 1072 гектарда чәчелде. Бер үк вакытта киләсе уңыш турында хәстәрлек күрелә. Чәчү әйләнешенә бәйле, шикәр чөгендере мәйданнары берникадәр артачак. Басулар сөрелеп, эшкәртелгән, туфрак технология таләп иткән ашламасын алган. Димәк, киләсе елда да басулар тотрыклы, мул уңыш белән куандырыр.
Читайте нас: