ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 сентябрь 2018, 11:04

Мул уңыш һәркемне куандыра

Басу-кырларда ашлык урып-җыю комбайннары гөрелтесе тынарга өлгермәде, районыбыз шикәр чөгендере игүчеләре дә уңыш җыюга кереште. Быел район буенча барлыгы 6 мең гектар мәйданда татлы тамыр игелгән.

Беренчеләрдән булып татлы тамыр казытуны “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары башлады. Әлеге җәмгыятьтә быел шикәр чөгендере плантацияләре 2000 гектар мәйданны били. Агротехник чараларны үзвакытында югары сыйфат белән үткәрү нәтиҗәсе буларак, уңыш чыгышы да уртача 400 центнер белән исәпләнә. Без үткән атнада җәмгыятьнең 4нче бригада басуына килгәндә чөгендер алуда “Холмер” комбайны эшли иде. Бригаданың агрономы Радис Сәлахов та биредә. Комбайнчы Әдис Муллаянов көн саен 20-25 гектар мәйданнарның уңышын җыя.

–Чит илнең әлеге куәтле чөгендер алу комбайнында икенче ел эшлим. Аның җитештерүчәнлеге югары. Ватылса, ремонтчылар бригадасы тиз арада килеп җитә. Алтын вакытларны сарыф итеп, озаклап туктап торганыбыз юк. Һава шартлары гына тоткарлык ясамасын, бездән эш тормас, – ди Әдис.

80 гектарлы мәйданда компьютер уңышның 470 центнер булуын күрсәтте. Мондый уңыш үстерү өчен әлеге табышлы культураны игү технологиясен катгый үтәү таләп ителгән. Агроном Радис Сәлахов сүзләренә караганда, чөгендер басуының һәр гектарына көзен һәм язын 400 килограмм минераль ашлама кертелгән, өч тапкыр химик эшкәртү үткәрелгән. Биредән көн саен Раевка шикәр заводына дистәләгән йөк машиналары татлы тамыр ташый. Механизатор Дмитрий Митрофанов “ДжСиБи” чөгендер төягечендә һәрвакыт эшләргә әзер, чөгендер генә өемнәрдә ятмасын. Басуда сыйфатлаучылар да бар. Төягеч чүмеченә эләкми калган чөгендерләрне Илсаф Нәфыйков һәм Әлфәт Гәрәев җыйнаштыра баралар. Шулай, күпме көч кертеп үстерелгән, күпме тир түгелгәч, “тозлы” булырга тиешле “татлы тамыр”ның берсен дә әрәм итәргә тырышмыйлар.

–Колхоз чорларында бөтенесе дә кулдан иде бит, чөгендерне түгәрәккә ташып, кулдан кисеп, төягән чаклар артта калды… Тагылмалы бер “КамАЗ”ны Дмитрий 5 минут дигәндә төяп бирә. Зарланмыйбыз, көненә берничә мәртәбә кайнар аш-чәй китерәләр. Игътибар булгач –эшлисе дә килә, – диләр егетләр.

Коры көннәр әнә шулай бик нәтиҗәле файдаланылды. Соңгы көннәрдәге яңгырлар да файдага: авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, уртача бер чөгендер тәүлеккә 5-6 грамм чамасы авырлыгын арттырырга сәләтле. Аның шикәре татлы булса да, кырдагы хезмәт уңган механизаторларның маңгай тире белән сугарылган.

–Бездә халык эшчән, – ди Радис Сәлахов. –Юкка-барга зарланмыйлар, хезмәтләренең тиешле бәяләнүен белеп, һәр минутны да әрәм итмәскә тырышалар. Ә тырыш, булдыклы кешенең тормышы да матур.

Табигатьтә көз – муллык чоры. Көннәре дә, авыл кешесенә бар үстерелгәнен җыеп алырга мөмкинлек бирим дигәндәй, аяз, матур торды. Бәрәкәтле уңышлар булсын да, тормышларыбыздан иминлек китмәсен.
Читайте нас: