ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 октябрь 2018, 10:42

Көзге басу эшләре

Хәзерге вакытта район кырларында шикәр чөгендерен казып алу тәмамланып килә.

Авыл хуҗалыгы бүлегенең диспетчер хезмәтеннән алынган мәгълүматтан күренгәнчә, 17 октябрьгә барлыгы 2531 гектардан 90608,7 тонна татлы тамыр казып алынды. Бу барлык мәйданның 96,4 проценты дигән сүз, уңышы гектарыннан 358 центнер тәшкил итә. Иң югары күрсәткеч “Победа” хуҗалыгында – 538,57 центнер! “Базы”, “Байбулат” җәмгыятьләрендә, “Октябрь”, “Победа” хуҗалыкларында эш төгәлләнде, Үзәк МТСның Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә 18, крәстиян-фермер хуҗалыкларында 107 гектар мәйданда татлы тамыр калып килә.

Белгечләр әйтүенчә, татлы тамырның шикәрлелеге яхшы, шикәр заводына исә 68247, 7 тонна озатылган.

Ленин исемендәге, “Победа”, крәстиян-фермер хуҗалыкларында, Үзәк МТСның “Знамя” һәм Хуҗин исемендәге бүлекчәләрендә көнбагыш уруны тәмамладылар. Бу культура районда 3681гектарда игелде, шуның 2818 гектарыннан уңышы җыелды. Эш дәвам итә. Уртача уңыш әлегә бер гектардан 18,37 центнер.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 120 санында укый аласыз).


Читайте нас: