ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 октябрь 2018, 10:51

Тиешле тәрбия – уңышлы эшчәнлек нигезе

Район терлекчеләренең агымдагы елдагы тугыз айлык эшчәнлек йомгакларына багышланган семинар-киңәшмәнең практик өлеше “Заря”, “Победа”, “Алга”, “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятенең һәм “Үзәк” МТСының Хуҗин исемендәге бүлекчәсенең товарлыклы-сөтчелек фермалары базасында үтте, күрелгәннәргә һәм эшчәнлек күрсәткечләренә йомгак Иске Бәшир мәдәният йортында булды.

Семинар-киңәшмә эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге, мәгълүмат-консультация үзәге, ветеринария станциясе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклары, зоотехник-селекционерлары, баш ветеринар табиблары катнашты. Чараны хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов ачты һәм алып барды.

Семинарда катнашучылар иң тәүдә “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының район үзәгендәге сөтчелек фермасындагы эшчәнлек белән таныштылар. “Җәйләүләрдән кайтарылып, бездәге маллар кышкы рацион буенча туклануга күчерелеп бетте, – дип хәбәр итте хуҗалык рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов. – Мал торлаклары җәен яхшылап ремонтланылды, технологик линияләр дә төзек эшләтелә, хезмәткәрләр өчен шартлар яхшы. Сөт җитештерү күләмнәрен киметүгә юл куймыйбыз, яшь үрчем дә әйбәт саклана”. Аның сүзләрен куәтләп, Илгиз Фаил улы күп итеп салам түшәлгән утардагы сыер малларын күрсәтте. Аслары да коры, өстәвенә сыйфаты яхшы саламны малкайлар яратып ашыйлар да. Ферма ихатасы яхшылап җыештырылган, юллар тәртипкә китерелгән – кыскасы, эшләр өчен шартлар яхшы һәм продукция җитештерүне дә даими арттыра алу мөмкинлеге җитәрлек.

Артабан “Победа” кооперативының Каразирек сөтчелек фермасында булдылар. Биредә дә төзү-төзекләндерү, малларга да, эшләүчеләргә дә уңай шартлар тудыру юнәлешендә күп эшләнелгән. Хуҗалык җитәкчесе Рәсүл Гата улы Фәйрузов җыелучыларны эшчәнлек күрсәткечләре белән кыскача таныштырды, мал кышлату чорына ел ярымга җитәрлек азык запасы белән керүләре, яшь малларны төп көтүгә кертү исәбенә сөт җитештерүне бер тоннага арттырырга ниятләүләре турында белдерде.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 121 санында укый аласыз).


Читайте нас: