ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 октябрь 2018, 11:34

Рәхмәт сүзләре “яңгыр” булып яуды


Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне – барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга.

Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.

Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтләребезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Ел саен һава шартлары районыбыз игенчеләрен зур сынаулар алдына куйса да, тармак эшчәннәре быел да сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Республикада гектар куәте буенча безнең район – иң алдынгысы. Тулаем җыем буенча икенче урынны яулап, авыл хуҗалыгында үзебезнең күркәм традицияләрне саклап киләбез. Җомга көнне район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур тантана үткәрелде. Мәртәбәле чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы премьер-министры урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Илдус улы Фазрахманов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов катнашты. Икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2018 ел ашлыгын түкми-чәчми, җыеп алган фидакарьләр, терлекчелек тармагы уңганнары бирегә

җыелды. Без аларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, алар хезмәтен олылыйбыз, дан җырлыйбыз. Иң тәмле икмәк – Чакмагыш икмәге, иң тәмле чәк-чәк – Чакмагыш чәк-чәге! Район мәдәният йорты бу көнне авыл эшчәннәренең казанышлар үзәгенә әйләнде, республика җитәкчелеге һәм кунаклар игътибарына бире-дә аграр тармакның быелгы уңышлары тәкъдим ителде.Тантаналы чара да “Игенчеләргә дан” җырлап башланды, сәхнә түрендә урын алган, яшәешебезнең нигезе булган тулы башаклар көлтәсен һәм күпереп пешкән икмәкне залда утыручылар аягүрә басып каршы алды. Чакмагыш игенчеләренең мул уңыш алу сере – туган җирне кадерләп саклауда, аның турында кайгыртуда, һәрбер бөртек шытып чыксын өчен күп көч һәм тырышлык, заманча технологияләр кулланып эш итүдә. Зур икмәкнең никадәр хезмәт куеп, тир түгеп табылганы һәрберебезгә мәгълүм. Бәйрәм кунакларын, авыл эшчәннәрен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында агросәнәгатьчеләрнең быел да катлаулы һава шартларында табигать көйсезлеге белән бәйле мәшәкатьләрне намуслы, тырыш хезмәт белән җиңеп чыгуын ассызыклады. –Уңыш өчен көрәшнең һәр көне, һәр сәгате-минуты өчен рәхмәт сезгә! Сез – авыл уңганнарының фидакарь хезмәте аркасында табыннарыбыз мул булачак, анда икмәк төп урынны алачак. Бик зур рәхмәт сезгә, – диде ул.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 125 санында укый аласыз).



.


Читайте нас: