ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 ноябрь 2018, 11:11

Комбайнчылар династиясеннән ул

Уфада үткән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә республиканың 10 иң яхшы комбайнеры, водителе, механизаторы “Шевроле-Нива” автомобильләре белән бүләкләнде.

Быелгы урып-җыю чорында алар иң югары күрсәткечләргә иреште. Тантанада автомобиль ачкычларын Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тапшырды. “Иң яхшы комбайнчы” номинациясендә районыбызның “Октябрь” хуҗалыгы механизаторы Фидус Хаҗиев бүләкләнде.

Матур язмышлы кешеләрнең гомер юлына игътибар иткәндә, аларда алга омтылыш көчле булуы ачык күренә. Шушы яшәү яме аларга ирешкән уңышларында тукталып калмаска дәрт бирә, халык арасында абруйлы, ышанычлы итә, әйдәүчегә әверелдерә. 1987 елдан туган хуҗалыгында хезмәт юлын башлаган Фидус Хаҗиев та һәрвакыт алга омтылып, намуслы яшәве белән авылдашларының ихтирамын яулаган кеше. 4 сыйныфтан ук әтисендә комбайнчы ярдәмчесе булып йөргәнгә, мәктәпне тәмамлагач та Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Ә инде тракторчы-машинист таныклыгын мәктәп елларында ук кулына ала. Ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң туган авылында эшли башлый, читтән торып укуын дәвам итә. Әнә шулай еллар үткән саен егет үзенең осталыгын арттыра, тәҗрибәсен үстерә, 31 ел дәвамында Фидус Хаҗиев басуларны иңли. Туган як басуларының һәр чокыры аның өчен таныш. Әтисе Заһит абый да комбайнчы булган, улларын да үзе белән эшкә алып икмәк тәмен яшьтән үк татырга өйрәткән.

–Басудан тузанга батып кайтмагач, икмәкнең тәме булмас кебек. Төрле маркалы комбайннарда эшләдем. Әлегесе – “Лида” комбайнында җиденче урагымны уздырып 31 мең тонна ашлык суктырып, район буенча беренче урынны яуладым.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 131 санында укый аласыз).
Читайте нас: