ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 ноябрь 2018, 10:28

Көнбагыш уралар

Ноябрь ае тәмамланганда яисә кышка кергәндә урып-җыю эшләре турында язу дөрес тә түгел кебек.

Ләкин, белгечләр раславынча, һавада минималь дымлылык күзәтелүе югары табышлы көнбагыш культурасын җыеп алу өчен уңайлы чор булып тора. Безнең районда бу культура 3681 гектар мәйданда үстерелде. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 ноябрьгә 3556 гектардан уңыш җыеп алынган. Эшкәртү өчен 68582 центнер чимал суктырылган. Район буенча көнбагыш уңышы 19 центнердан артык. “Октябрь” хуҗалыгында көнбагыш культурасы 350 гектарда игелде. Без бирегә килгәндә Болгар авылы янындагы 197 гектарлы басуда эш тулы куәтенә дәвам итә иде. Тыгыз көнбагыш кәрзиннәре бер-берсенә сыенып утырган басуны “Акрос – 550” комбайны иңли. Штурвал артында – хуҗалыкның гына түгел, районда алдынгы комбайнчыларның берсе Финат Хаҗиев.

–Көннәрнең җайлы торуыннан файдаланып калырга кирәк: көзге һавага ышаныч аз, шуңа күрә сөйләшеп торырга да вакытыбыз юк, – дип, ашыгып “корыч атын” иярләде ул.

Чыннан да көнбагышның да, бөртекле культуралар кебек, үзенчәлеге бар икән. Суктыру артык та озакка сузылса, көнбагышның сыйфаты төшә, коелу ихтималы зур икән. Димәк, салган хезмәтеңнең бер өлеше юкка чыга, дигән сүз. Чәчкәннән соң әле, чәчтем дә котылдым түгел, рәт араларын берничә кат эшкәртеп, ашламасын, чүп үләннәренә каршы гербицидын кертергә кирәк, дип тә аңлатып өлгерде тәҗрибәле механизатор. Ул хуҗалыкта шулай ук оста чөгендер үстерүче буларак та билгеле.

Әле кайчан гына алтын сары башаклар шаулап утырган кырлар чем кара һәм яшел бәрхет күлмәкләрен кияргә дә өлгергән. Хуҗалык механизаторларының тырыш хезмәт нәтиҗәләренә сокланып, хозурлыгы белән күзләрне иркәләгән басуларга карап торган арада “КамАЗ” автомашинасы белән Радик Исламов, Илвир Шакиров “кара” уңышны төяргә килеп тә җиттеләр. Ноябрь ае булуга карамастан, хуҗалыкның ындыр табагында җәйге урак өстендәге кебек эш кайный. “ЗАВ-20” һәм

киптерү агрегатында Илмир Гыйззәтуллин һәм Наил Сәлимов көнбагыш чистарталар. Күп тонналы үлчәгечтә Гөлфия Тимашева хезмәт сала.

–Быел уңыш мул булды. Ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча эшкәртү, урнаштыруда тоткарлыклар булмады. Көнбагышның да уңышы әйбәт: гектарыннан 20 центнердан артык чыга. Вакыт белән хисаплашып тормыйбыз, “кара уңыш”ны тизрәк киптереп, урнаштыра барабыз, барлыгы 2600 центнер чималны май заводына озатырга әзерләдек, – ди ындыр табагы мөдире Альфред Янбухтин. Менә шулай, биредә бердәм булып нәтиҗәле хезмәт салалар.

Хуҗалыкта көнбагышның 12 төрле сорты үстерелгән. Баш агроном Гали Хаҗиев белдерүенчә, киләсе елда безнең туфракны үз иткән “Енисей” сорты чәчеләчәк, чөнки ул уңыш бирүчәнлеге белән өстенлеккә ирешкән. Әнә шулай хуҗалыкта көнбагыш үстерүнең дә бөтен серләренә диярлек төшенгәннәр: чәчү әйләнешенә кертеп, участок сайлап алу һәм чәчүдән башлап суктыру эшләренә кадәр төгәл эш тәртибе билгеләнгән.

–Иң мөһиме – уңышны җыеп алганда югалтуларны булдырмау һәм орлыкны черүдән сакларга кирәк. Шуның өчен бу үсемлекнең биологиясен, өлгереш чорын исәпкә алып эш итәргә кирәк, – ди Гали Гаделән улы.

Киптерелгән көнбагыш Чишмә май сыгу заводына озатыла. “Кара” уңыш үзен акларлык бәягә сатылып, хуҗалыкка шактый табыш кертер, дип ышанып, тырыш хезмәт салалар бүген октябрьлеләр.
Читайте нас: