ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 декабрь 2018, 11:22

Башкортстан “Базы” тәҗрибәсен өйрәнә

Республиканың көньяк урман-дала зонасына кергән районнарда терлекчелек тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре алдынгы тәҗрибә уртаклашу максатыннан “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенә килделәр.

Агымдагы елның ун аенда терлекчелек тармагы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм кышлату чорына бурычлар билгеләүгә багышланган семинар-киңәшмәне БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нуриәхмәтов җитәкләде. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Соколов, БР авыл хуҗалыгы министрының те урынбасарлары Ревнер Байтуллин, Павел Иофинов, БР Ветеринария идарәлеге начальнигы Азат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче, авыл хуҗалыгы өчен җиһазлар, маллар дәвалау өчен биопрепаратлар җитештерүче компания вәкилләре, 13 районның авыл хуҗалыгы идарәлекләре башлыклары, зооветеринария белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нуриахмәтов киңәшмәне ачып, семинарда катнашучыларны агымдагы елның ун айлык эш күрсәткечләре һәм кышлату чорына куелган бурычлар белән таныштырды. Республикада 610 тонна сөт җитештерелгән, безнең район буенча бу сан 45 мең тонна. Үз чыгышында Рамил Рәмзил улы терлекчелек тармагы белән конкрет шөгыльләнергә кирәклегенә басым ясады. Моның өчен исә кемнең нәрсәдер китереп бирүенә өметләнмичә, җиң сызганып эшләү, беренче чиратта, әлбәттә, маллар санын киметмәү, көтү составын яңарту, сөтнең сыйфатын күтәрү кирәк. Бары шул очракта гына җитештерелгән продукция сыйфаты һәм күрсәткечләр яхшы булачагын ассызыклады ул.

(Язманың ахырын гәзитебезезнең 138 санында укый аласыз).


Читайте нас: