ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 февраль 2019, 17:22

Үткәннәргә йомгак,киләчәккә бурычлар.

Хуҗалыкларда хисап җыелышлары башланды: беренче булып еллык эшкә йомгакны бүген “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы ясады.Анда хуҗалык елында башкарылган эшләргә йомгак ясалды,резервлар барланды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.Авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе Фәргать Ваһапов үз чыгышында терлекчелекнең иң табышлы тармак булуын ассызыклап узды,шулай ук игенчелектәге уңышлар да аталды.Еллык эшчәнлеккә уңай нәтиҗә ясап ,ул хуҗалыкның һәрбер хезмәткәренә рәхмәтләрен әйтеп узды. Биредә тагы да баш белгечләр ,бригадирлар үз юнәлеше буенча чыгыш ясадылар.Авыл хезмәтчәннәре белән эшлекле сөйләшүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев катнашты.Ул хуҗалык эшчәннәре алдына зур бурычлар куеп,аларны үтәп чыгачакларына ышанычын белдерде.
Читайте нас: